Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл кешесе һәр яктан талантлы

Районда авыл җирлекләренең иҗат отчетлары төгәлләнде. Февраль ае дәвамында район кешеләре Мәдәният йортына килеп, концерт карап, рәхәтләнеп, ял итү өчен атнаның һәр җомгасын һәм ялларны көтеп алдылар. Монда авыл җирлекләре кешеләре Бөек Җиңүне каршылап, "Минем язым - минем Җиңүем" проекты кысаларында җирлекара эстафетада катнашып, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Әлеге чарада авыл...

Районда авыл җирлекләренең иҗат отчетлары төгәлләнде.

Февраль ае дәвамында район кешеләре Мәдәният йортына килеп, концерт карап, рәхәтләнеп, ял итү өчен атнаның һәр җомгасын һәм ялларны көтеп алдылар. Монда авыл җирлекләре кешеләре Бөек Җиңүне каршылап, "Минем язым - минем Җиңүем" проекты кысаларында җирлекара эстафетада катнашып, үзләренең талантларын күрсәттеләр. Әлеге чарада авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. 2015 нче елның феврале, 1941-1945 нче сугыш еллары сыман барысын бергә берләштерде - үзешчән артистлар сугыш башлану кайгысын һәм Җиңү шатлыгын сәхнәдә уйнап күрсәттеләр. Сугыш турындагы күпме җыр, бию башкарылды, шигырь сөйләнде. Һәр концерт программасы репертуары тамашачылар, жюри әгъзалары күңелен нечкәртерлек, йөрәкләргә үтеп керерлек дулкынландыргыч иде.
-Искитмәле, бездә күпме талантлы кеше, - дип билгеләп үтте иҗат отчетларын ябу кичәсендә район башлыгы Камил Гилманов. - Төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре бергә берләшеп, моның өчен күпме хезмәт, тырышлык, көч куйганнар. Сәхнә түренә күпме буын кешесе күтәрелде.
Иҗат отчетларына барлык авыл җирлекләре дә җаваплы якын килделәр, чөнки бу гадәти чыгыш ясау гына түгел, авыл кешеләре яу кырында ятып калган һәм сугыштан әйләнеп кайткан батыр солдатларның исемнәрен хәтердә яңартып, сугыш фаҗигасен сәхнәләштерделәр. Татар халкының Сабантуйны ничек үткәрүе, чуаш халкының печәнгә төшүе, рус халкының туй йолалары - барысы да тамашачы күңелендә зур тәэсирләр уятты. Һәр милләткә хас йолалар, гореф-гадәтләр буенча солдат озату, тыл хезмәтчәннәренең фронтка ярдәм күрсәтүе, Җиңүне каршы алу мизгелләре күз алдыннан үтте. Сугыш афәтен, Ленинград чолганышын кичерергә туры килгән балалар язмышын да бик оста итеп сәхнәләштергәннәр.
-Жюри иҗат отчетларына нәтиҗә ясаячак, иң яхшы номерлар март ае азагында районның төп сәхнәсендә үтәчәк гала-концертка сайлап алыначак, - дип йомгаклады сүзен район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева. -Иҗат отчетларын оештыруда, транспорт белән ярдәм иткәннәре, үзләре дә катнашканнары өчен авыл җирлекләре башлыкларына зур рәхмәт.
Авыл кешеләре сәхнәдә генә түгел, бөтен яклап та талантлы - концертлар башланганчы фойеда декоратив-кулланма сәнгать әйберләреннән торган күргәзмәләр оештырылды, анда нинди генә кул эше юк. Ә алар әзерләгән табыннарның муллыгы искиткеч иде. Авыл җирлекләрен тагын бер күңелле мизгел көтә -иҗат отчетлары йомгаклары буенча иң яхшы дип табылганнарны район башлыгы бүләкләргә карар кылды.
Фото http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/51--2015-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев