Чабаксар һәм Казан шәһәрләреннән зур делегация килде.
Аның составында Чуашстан фән һәм сәнгать халык академиясе президенты Евгений Ерагин да бар иде. Ул "Очерки по истории села Белавки", "В устье Суры по Огневке" һәм башка китаплар авторы. Шулай ук китаплар авторы, халык академигы һәм Чуашстан фән һәм сәнгать халык академиясе президиумы...
Чабаксар һәм Казан шәһәрләреннән зур делегация килде.
Аның составында Чуашстан фән һәм сәнгать халык академиясе президенты Евгений Ерагин да бар иде. Ул "Очерки по истории села Белавки", "В устье Суры по Огневке" һәм башка китаплар авторы. Шулай ук китаплар авторы, халык академигы һәм Чуашстан фән һәм сәнгать халык академиясе президиумы әгъзасы, Чуашстан Республикасы язучылары Берлеге әгъзасы, И.Ивник һәм А.Талвир исемендәге әдәби премияләр лауреаты Станислав Отрыванов та килде. Аның "Чужие на своей земле" китабы - "Әдәби Чуашстан: 2014-2015 елларда иң күп укылган китап" республика бәйгесе җиңүчесе. Күренекле шагыйрә, РФ язучылар Берлеге әгъзасы, ТВ һәм РВ буенча Дәүләт комитетының балалар тапшырулары бүлеге мөхәррире, уннан артык китап авторы Клавдия Вишневская да. Бөтен кунакларны да аларның барлык дәрәҗәләре белән атап үтү мөмкин түгел, моның өчен гәзит битләре генә җитми. Аларны бер генә нәрсә - тарихка, гореф-гадәтләргә, иҗатка мәхәббәт берләштерә. Алар белән безнең туган якны өйрәнүчеләр, язучылар очрашты.
Чуашстан туган якны өйрәнүчеләр Берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Александр Семенов белән бергә алар музейда, китапханәдә һәм безнең төбәкнең истәлекле урыннарында булдылар.
Безнең төбәктә яшәүче чуашлар, тарихны өйрәнүчеләрдә зур кызыксыну уята. Эш шунда, Чуашстан Республикасыннан һәм Буа, Тәтеш, Чүпрәле (анда да чуашлар күп яши) кебек районнардан аермалы буларак, Аксубай зур калалардан һәм эре елгалардан ерак урнашкан. Галимнәр фикере буенча, монда исламлаштыру һәм христианлаштыру соңрак булган һәм халыкның ярсулы каршы торучанлыгы күзәтелгән. Шуңа бәйле Кама аръягы чуашлары борынгы йолаларны саклап калуга ирешкәннәр дә. Мисалга, чукынмаган чуашлар вафат булганнар кабере өстенә "юп" баганасы куялар. Симек, Уяв кебек йолалар да аларга хас. Савгач һәм Урмандеево авыллары арасындагы борынгы каберлек - "Улып сере" җирлеге төбәкне өйрәнүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.
Бу риваять безнең җирлектә киң таралган. Аны татарлар да, чуашлар да сөйли һәм һәркайсы үзенеке итеп кабул итә. Татарлар "Алып тавы", "Алып чабата каккан җир", диләр. Чуашлар да шуны кабатлый: "Улып канма ларна та, сапатине салтса тыприне силлене".
Бу таучыкларда ата-бабалар корбан чалу йоласын үтәгәннәр. Төбәкне өйрәнүче Александр Семеновның биредә Алмыш хан гаскәрләре булган дигән фикере бар. Ибн Фатлан да нәкъ менә шул урында тукталган.
Халык академиясе әгъзаларын тарихтан кала, чуаш әдәбияты белән тәэмин ителеш, музейлар һәм китапханәләр эшчәнлеге дә кызыксындырды. Алар бездә йолаларны саклау һәм үстерү эшенең актив алып барылуын, әдәбият кытлыгына карамастан төрле яшьтәгеләр өчен мәдәни чаралар оештырылуын билгеләп үттеләр.
Актив фәнни-эзләнү эшчәнлеге һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлар өчен академия президенты Аксубайның туган якны өйрәнү музеена һәм үзәк китапханәгә Мактау кәгазьләре тапшырды. Кунаклар шулай ук үзләренең китапларын да алып килгәннәр, аларны китапханәгә бүләк итеп калдырдылар.
Нет комментариев