Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай тәнкыйтькә дучар булмады

Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, "Русский репортер" журналы, "Ведомости" газетасы хәбәрчесе, "Стайл-ТВ" телеканалында "Переплет" тапшыруын алып баручы һәм "Маяк" радиостанциясенең даими сәхифәсен җитәкләгән Константин Мильчин безнең районда булып китте. Заманча әдәбият дөньясында танылган әлеге шәхес Аксубайга очраклы гына килмәде. Константин Мильчин Олег Дерипаскның "Пространство-Библио" фондының социаль проектлары бәйгесендә эксперт булып эшләгән. Әлеге...

Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, "Русский репортер" журналы, "Ведомости" газетасы хәбәрчесе, "Стайл-ТВ" телеканалында "Переплет" тапшыруын алып баручы һәм "Маяк" радиостанциясенең даими сәхифәсен җитәкләгән Константин Мильчин безнең районда булып китте.



Заманча әдәбият дөньясында танылган әлеге шәхес Аксубайга очраклы гына килмәде. Константин Мильчин Олег Дерипаскның "Пространство-Библио" фондының социаль проектлары бәйгесендә эксперт булып эшләгән. Әлеге бәйгедә катнашучылар арасында Аксубай районы китапханәсе дә бар (Россиянең 61 төбәгеннән биш йөздән артык катнашучы арасында). Ул Федоровка интернат-йорты белән "күчмә уку залы" эше буенча грантка ия булды. Константин Мильчин районга "Тормышка яңадан кайту: мобильле китапханә белән элемтә" проектының ничек тормышка ашырылуын карар өчен килде һәм эшнең уңышлы баруына инанды.


Константин Мильчин беренче чиратта район башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. Район үзәге буйлап йөргәндә, ул паркны, Батырлар аллеясын карап үтте. Зур шәһәрдә яшәүче һәм Россиянең барлык төбәкләре буйлап сәяхәт итүче кеше буларак, ул бер үзенчәлекне билгеләп үтте - кеше үзе яшәгән урынны матурларга һәм тагын да ямьлерәк итәргә тырыша.


Мәскәүдән килгән кунакны Федоровка интернат-йортында колач җәеп каршы алдылар. Әлеге бинада яшәүчеләр - актив китап укучылар. Монда детективлар, тарихи романнар, вакытлы матбугатны яратып укыйлар.


Дерипаск фондында җиңгән проект интернатта яшәүче өлкәннәрне китаплар белән тәэмин итү эшен күпкә җәелдерергә, төрлеләндерергә ярдәм итте. Күчмә уку залы интернат-йортка һәр атна саен килә. Монда мәдәни программа әдәби тематикага бәйле бәйгеләр, викториналар белән үрелеп бара.


Мәскәү кунагының районның җирлекара китапханә директоры Ирина Телешева озатуындагы маршруты Иске Кармәт авылы аша да үтте. Хәсән Туфан музей-йорты, якташ шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы Константин Мильчин күңелендә тирән тәэсирләр калдырды. Делегация шулай ук Урмандееводагы күпфункцияле үзәктә дә булды. Авылда милли мәдәниятны үстерү - әдәбият тәнкыйтьчесен аеруча кызыксындырган тема. Безнең районда яшәүче халыкларның күпчелеге чуашлар булу сәбәпле, монда чуаш авылының ничек яшәвен, гореф-гадәтләрнең, йолаларның ничек үтәлүен күрсәттеләр."Урмандеево әбиләре" ансамбле катнашындагы концерт программасы, бу юнәлештә безнең районда эшнең уңышлы баруын дәлилләде. Кәефе күтәрелгән мәскәүле түзеп тора алмады, чуаш милли көенә кушылып, биеп тә китте. Концерттан соң тәнкыйтьче Урмандеево китапханәсе эше белән танышып, авыл халкы белән аралашты.


Мәртәбәле кунакның районга килүе район китапханәсе коллективы өчен зур вакыйга булды. Шимбә - китапханәчеләрнең ял көне булуга карамастан, Дерипаск фондының жюри вәкиле белән очрашу өчен китапханә ишекләре ачык булды.


Рус, татар, чуаш милли киемнәренә киенгән чибәр туташлар кунакны Аксубай район китапханәсе ишеге алдында ипи-тоз, чәк-чәк һәм куас белән каршы алдылар һәм өч телдә сәламләделәр. Ул да бурычлы калмаска теләп, аларга җавап бирергә тырышты. Аксубай үзәк китапханәсе укучылары белән очрашу дустанә мохиттә үтте.


Очрашу үзенчәлекле иҗат кичәсенә әверелде. Балалар китапханәсенең якты, ямьле залында төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр вәкилләре җыелды. Башкала вәкиленең хәзерге заман әдәбиятындагы яңалыклары турында сөйләвен аудитория тын да алмый тыңлады.


Залда утыручылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән, яшь аудиторияне шундый сорау кызыксындырды:
-Язучы карьерасын ничек башларга?


Ә өлкән буын кешеләрен, педагогларны:


-Заманча әдәбиятта уңай геройлар бөтенләй юк, яшьләр кемнән үрнәк алырга тиеш?
Әңгәмә бик тә эчтәлекле булды. Очрашуга бирелгән ике сәгать вакыт сизелми дә үтте. Очрашу соңында Мәскәү кунагы Аксубай турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.


-Монда искиткеч киң күңелле, хезмәт сөючән кешеләр яши. Мин сезнең туган төбәгегез белән нык бәйләнгән булуыгызны, кече ватаныгызны ничек яратуыгызны күңелем белән сиздем һәм моңа бик шатмын, - дип әйтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев