Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Зубов Михаил Федорович сугышта тугыз медальгә лаек була

Ветеран бары 1948 елда гына демобилизацияләнә.

Шишмә урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң ук, Михаил Федорович Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм Чистай шәһәренең Яңа авылы янәшәсендәге урманда урнашкан ерак бомбага тоту авиация полкында хезмәт итә башлый. 1943 елның августында 25 елда туган яшьләр җәяү Аксубай–Мамык аша Нурлатка юл тоталар, алар анда фронтка җибәрүне ике атна көтәләр. Соңрак поезд белән аларны Ульян, Рузаевка аша Кудебакка запастагы полкка озаталар, анда алар 3 айга якын булалар. Аннары аны Калинин шәһәренә аерым автобатальонга җибәрәләр, ул анда шоферлар курсын тәмамлый, ә аннан соң 3нче миномётчылар батальонына, Калинин фронтының гвардия дивизиясенә озаталар. Михаил Зубов башта фронт тылын бензин белән тәэмин итү буенча бензовоз йөртүчесе булып эшли.

Михаил Федорович истәлекләреннән:

"Калинин шәһәреннән Ржев аша сугышлар белән Луга аша Ленинград тарафына күчендек, аннары 1нче Балтыйк буе фронты карамагына күчтек, маршал Баграмян командалык итте. Шул рәвешле мин 1945 елның мартына кадәр хезмәт иттем, мине, яхшы йөртүче буларак, армиянең контрразведка бүлегенә алгач, хәрби комиссариат аша минем барлык туганнарымны тикшерделәр. Сугышлар белән Көнчыгыш Пруссиягә, Кёнигсбергка кадәр барып җиттек. Ул вакытта мин «Виллис» җиңел автомашинасында генерал-майор Анохин Василий Ильич карамагында оператив йөртүче булып эшләдем. 1945 елның 26 апрелендә минем өчен Германия белән сугыш тәмамланды. Калининград янында Лиепая станциясендә төялдек һәм Ерак Көнчыгышка юл алдык. Җиңү көнен Чиләбене узгач поездда каршы алдым. Ворошилов- Уссурийск шәһәренә кадәр бер ай буе бардык, һәм мин 25 армиянең контрразведка бүлеге карамагына кердем, Приморск фронты иде, маршал Мерецков командующий иде, мин аны күп тапкыр бик якыннан күрдем, озатып йөрергә туры килде. Ул вакытта мин инде контрразведка бүлеге полковнигы Бодягин Семён Никитичны йөртә идем. Шушында Япония белән сугышта катнашырга туры килде, алдагы частьләрдә үзебезнең Михайловка станицасы аша Кореянең Дуннин, Мудуадзян шәһәрләренә уздык, Харбинага кадәр 40 километр гына барып җитмәдек, Көньякка, Мукден, Янцзы елгасына борылдык, Кече һәм зур Хинган елгаларын, Сесин портын кичтек һәм Пхеньян шәһәренә чыктык, элек японнар аны Хейдзио дип атап йөрткән.

Анда мин 1948 елның июненә кадәр хезмәт иттем. Элек Пхеньян шәһәрендә, аннары Сеулда утырышлар уздырган Ерак Көнчыгыш комиссиясе утырышы шаһиты булдым, анда Кореяне Төньякка бүлгән 37 параллель буенча демаркацион линия урнаштырылган иде. Совет гаскәрләрен һәм американнарны аерым бүлеп.

Совет гаскәрләре ягыннан комиссияне генерал-полковник Штыков, ә американннарны генерал Кларк җитәкләде, мин аларны якыннан күрдем һәм комиссиягә хезмәт күрсәтү буенча машина белән идем. Шушы ике елдан артык вакыт эчендә, старшина званиесендә оператив йөртүче булып эшләп, террорчыларга каршы көрәштә бик күп куркыныч операцияләрдә катнаштым, 1947 елның октябрендә террористлар минем машинамны шартлатты. Минем аркам яраланды, табиблар сүзләренчә, 7 ядрә кисәкчеге алганнар, җәрәхәт авыр түгел иде, утыргыч арты саклап калган һәм ике атнадан мин янә сафта булдым. 1948 елның февралендә миңа демобилизацияләнергә кирәк иде, полковник Бодягин, мине контрразведка мәктәбенә укырга җибәрде, мин каршы килдем һәм шуның өчен мине контрразведкада тагын 6 ай эшләргә калдырдылар, 1948 елның 23 августында Владивостоктан демобилизацияләндем.

Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен мин «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «Германияне җиңгән өчен, «Японияне җиңгән өчен» медальләре һәм барлык юбилей медальләре белән бүләкләндем. Барлыгы 9 медаль".

Фото: гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев