Ватаны өчен гомерен биргән
Николай Иванович Черников Аксубай урта мәктәбен тәмамлагач хисапчы һөнәренә укый.
Сугышка кадәр 4681 нче Аксубай районы саклык кассасында бухгалтер булып эшли. 1941 елның 7 июнендә армиягә алына.
1941 елның 22 июнендә хәрби хезмәткә алынучылар төялгән эшелон (алар арасында Николай Черников та була) Тамбов өлкәсенең Моршанск шәһәрендә туктап тора. Сугыш башлануы турында игълан ителгәннән соң эшелон Көнбатышка таба кузгала.
Полоцк һәм Великие Луки шәһәрләре арасында поезд утка тотыла. Хәрби хезмәткә чакырылучылар коралсыз, гражданнар киемендә булалар. Күпләр бу хәлне аңлап та кала алмый, шунда һәлак булалар, яраланучылар да күп була. Солдатларны эшелон җитәкчесе, капитан озатып бара. Поезд утка тотыла башлагач, барысы да вагоннан чыгып, тимер юл буенча аска таба йөгерәләр. Поездга бомба яудыру дәвам итә.
Якындагы агачлыкта исән калганнарны җыялар һәм яшь лейтенант аларны Великие Луки юнәлешенә таба алып китә. Берничә көн шулай барганнан соң, шәһәргә керер алдыннан гына, коралсыз солдатлар янә бомба астына эләгә. Җирлек ачык һәм качарлык урын булмау аркасында, янә югалтулар күп була.
Якындагы станциядә солдатларны поездга төяп, кире якка, Көнчыгышка җибәрәләр. Егетләрне Саратов өлкәсенең Пугаев шәһәренә, 27 нче хәрби частьнең запас артиллерия полкы урнашкан урынга алып киләләр. Николай Черниковны уку артиллерия дивизионына курсант итеп билгелиләр.
Әзерлек узганнан соң аларны Мәскәүне якларга җибәрәләр. Курск янындагы каты бәрелешләрдә Николай Черниковның уң кулы яралана. Ул Ярославль госпиталендә дәвалана.
Дәваланганнан соң янә Мәскәүгә җибәрелә, анда 9 нчы танк корпусының 8 нче мотоукчылар бригадасы формалаша. Черников артдивизион коралының командиры итеп билгеләнә.
Мотоукчылар бригадасы Курск дугасында сугышка әзерләнә. Дивизия сугышка 12 июльдә керә. Әйләнә-тирәдә шартлатулар, көнме-төнме икәнлеген дә белеп булмаслык кара төтен, тузан. Лорынья станциясе янында батарея ”Тигрлар” һәм ”Фердинандларга” каршы көрәш алып бара.
Якташыбыз командалык иткән корал 4 танкны юк итә. Николай Черников ”Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Шуннан соң дивизияне тимер юл кичүе өчен сугышлар барган Малоархангельск юнәлешенә җибәрәләр.
Бу сугышта Черников кабат авыр яралана һәм Әрмәнстан ССРның Дашхан шәһәре госпиталенә эвакуацияләнә. Якташыбыз маршаллар Георгий Жуковны һәм Константин Рокоссовскийны шәхсән күргән кеше. Югары баш Командующий исеменнән – алты, маршал Жуковтан өч Рәхмәт хаты алган ул.
Фото: Черниковларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев