Ул үзенең туган җиренә әйләнеп кайтты
Атлашкино (хәзерге Савгач) авылында туып үскән Мурза Романович Романов, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югала һәм шуннан соң аның турында бернинди мәгълүмат та булмый.
Канкойгыч сугыш тәмамланганга 76 ел вакыт узса да, яу кырыннан кайтмаган сугышчыларны әле дә көтәләр. Һәм кайберләре, шулкадәр еллар узганнан соң да, әйләнеп кайталар.
Бу тарих, минем мәктәп укучы буларак, эзтабарлар отрядына керүем һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларымны эзләү турында уйлана башлавым турында. «Ориент» эзләнү отряды составында беренче тапкыр Новгород өлкәсенең Мясной Бор җирлегенә экспедициягә чыгып киткәндә миңа 17 яшь тә тулмаган иде әле.
Мине чолгап алган атмосфера, ике атна дәвамында янәшәдә булган кешеләр, миңа вакыйгаларга башка күзлектән карау мөмкинлеге бирде. Вахта уртасында, эзтабарларның берсе белән сөйләшкәннән соң, мин үземә, өйгә кайту белән, һичшиксез, үземнең бабаларымны эзләү эшенә керешәчәкмен, дип сүз бирдем.
Әниемнән, аның әнисе линиясе буенча бабасы – Мурза Романовның сугышта хәбәрсез югалганы турында белдем. Шул вакытта миңа, бабамның каенагасы – Николай Мироновның да сугышта хәбәрсез югалуы турында сөйләделәр.
Бабам Мурза Романов Ленинград фронтының 142 укчылар дивизиясе составында дошманга каршы сугышкан. Николай Миронов диңгез флотында хезмәт иткән. Сугыш башланганда ул хәтта армиядән дә кайтып өлгерми.
Туган елы, чакырылу урыны, соңгы хатның кайчан килүе кебек мөһим мәгълүматларны җыюда миңа туганнарым ярдәм итте. Барлык бу мәгълүматларны мин Казанның 122 нче гимназиясенең «Снежный десант» эзләнү отряды вәкиле Искәндәр Ясавиевка җибәрдем. Эзләүдә миңа иң зур ярдәмне нәкъ менә ул күрсәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.
Бер ай вакыт үткәннән соң бабам Мурзаның сугышчан юлы, кайда җирләнүе турында белдем. Шунысы гаҗәп, боларның барысы турында да мин аның тууына 100 ел тулгач белдем. Ул 1913 елда дөньяга килгән, аның 1942 елның 8 июнендә һәлак булуы турындагы мәгълүматны без 2013 елда алдык. Һәм бары 8 ел узгач кына, быел, миңа ул җирләнгән урынга бару мөмкинлеге туды.
Туганнар каберлеге Ленинград өлкәсенең Всеволжск районы Грузино авылында Сосново (элеккеге Рауту) авылына бара торган юл янында урнашкан. Санкт-Петербургтан электричкада бу урынга кадәр бер сәгать тирәсе барасы.
Станциядән безгә җәяү барырга туры килде. Без юлга чыкканда Питерда кояшлы, җылы һава торышы торса да, монда килеп җиткәндә болытлы, карлы яңгыр ява иде. Безгә кирәкле туганнар каберлегенең кайда урнашуын юлыбызда очраган кешеләрдән беркем дә әйтә алмады. Өстәвенә, кешеләр аз очрады, чөнки без дача поселогына вакытсыз эләктек.
Ике чакрым тирәсе җәяү узгач, тырышлыгыбыз юкка булмады. Без, ниһаять, туганнар каберлеген таптык. Ул искиткеч төзек хәлдә. 9 май – Бөек Җиңү бәйрәменә, коймаларны яңартканнар, җыештырганнар. Каберлек җирле хакимият һәм хәрби часть карамагында.
Мемориаль тактада, башка солдатларның фамилияләре арасыннан үземнең бабамның исемен тапкач, нинди хисләр кичергәнемне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Шатлык та, сагыш та, горурлык та – барысы да бергә кушылды.
Кабер өстеннән бер уч туфрак алып кайтып, аны Мурза бабамның хатыны – әбием Пигеби кабере өстенә салдым. Туганнар сөйләве буенча, ул гомере буена бабамны көткән, эзләгән. Кызганыч, әбием, бу хәбәрләрне көтеп ала алмыйча, 1997 елның гыйнварында 86 яшендә гүр иясе булды.
Мине шунысы сөендерә, 79 елдан соң, ниһаять, алар бергә, янәшә. Ул каһәр суккан сугыштан тагын бер сугышчы үзенең туган җиренә әйләнеп кайтты. Аны туганнары көтеп алды.
Николай Миронов турында аның Германия территориясендә әсир төшүе турындагы мәгълүмат кына бар. Совет армиясе концлагерьны азат иткәндә бик күп документлар юк ителгән, шуңа күрә аның нәкъ менә лагерьдә һәлак булуын яисә исән калуын раслау мөмкин түгел. Тик мин, төгәллекләр турында белү һәм “Ул да туган җиренә әйләнеп кайтты...” , - дип әйтү мөмкин булыр дип өметләнәм.
Анастасия Петрова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев