Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Ул җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куйган

1941 елның 18 июнендә Арсентий һәм Анисия Дмитриевларның тату гаиләсендә кызлары дөньяга аваз сала.

Ә якшәмбе көнне гаилә башлыгы өлкән кызы белән район Сабан туена китә. Тик бәйрәм итү насыйп булмый...

Икенче көнне Анисия ирен сугышка озата. Фронтта гына түгел, тыл да әйтеп бетергесез авыр була. Бар авырлык хатын-кызлар һәм үсмерләр җилкәсенә төшә.

Кырдагы һәм фермадагы авыр хезмәт бөтен көчне ала. Бер елны иртә язда колхозда атлар аяктан егылып үлә башлый. Районнан килгән санитарлар үлгән атларның итләрен кулланырга ярамый, дип кисәтәләр.

Алар китүгә үк, авыл халкы ат үләксәләрен казып алып, бүлгәләргә керешә. Моны эшләгән кешеләрнең аяклары, тәннәре шешенә. Анисия да аяктан егыла. Хәле авырлашканын сизеп, кызына иренең апасы Марияга барып, бер генә чынаяк булса да он алып кайтуын үтенә. Кайнигәче, кызганып, биш чынаяк он биреп җибәрә...

Шул биш чынаяк оннан ясалган боламык ашы аның гомерен саклап кала.

...Язын, ашарлык әйбер калмагач, бигрәк тә кыен була. Анисия һәм балалары сыер аркасында гына җан асрап кала. Балаларын ачлык тырнагыннан алып калу өчен, урманчылыкка самолетларга үзагач хәзерләү эшенә урнаша. Урман хуҗалыгында төшке ашка америка паегы – тушенкадан пешерелгән аш һәм бер кисәк ипи бирәләр. Ипине Анисия үзе ашаса, ашны балаларына алып кайта торган була. Иренең исәнимин әйләнеп кайтуын өметләнеп көткән җирдән, кара кәгазь ала.

Ачы хәсрәткә бата. Әмма башы каты яраланган Арсентий исән булып чыга.

Таңга кадәр кар өстендә ята, ә аннан соң моргка кертеп салалар. Санитарларның берсе сугышчының сулыш алуын сизеп ала. Медсанбатта ул кырык көн аңсыз ята. Аңына килгәч, бераз аякка басар өчен, ике атнага өенә җибәрәләр.

Дулкынлануын җиңеп, солдат тәрәзәгә шакый... Тәрәзә пәрдәсе артыннан балаларының һәм хатынының йөзләрен күрә. Сөенечләре озакка бармый, немецларның һөҗүме дәвам итә һәм Арсентий янә фронтка китә.

Һәм кабат үлем белән күзгә-күз очраша. Ул хезмәт иткән батальон сугышчылары артиллерия уты астына эләгә һәм зур снаряд чокыры эчендә кала. Арсентий, нидер буласын күңеле белән сизеп, иптәшләренә бу урыннан китәргә тәкъдим итеп, читкәрәк шуыша һәм озак та үтми, әлеге чокырга кабат снаряд төшеп шартлый. Шулай итеп ул, үзе артыннан сагалап йөргән үлемнән могҗиза белән генә исән кала.

Әмма соңгы тапкыр яралануы солдатны сафтан чыгара. Контузия алганнан соң анны тукыма җитештерелгән Магнитогорск заводына җибәрәләр. Анда ул 1946 елга кадәр эшли.

Өенә кайткач, колхозга каравылчы булып эшкә урнаша. Бер елдан Дмитриевлар гаиләсендә – кыз бала, ә 1950 елда ир бала дөньяга килә. Арсентий гаиләсенең ишәюенә чиксез шатлана.

Тыныч вакытта да кайгы-хәсрәтле минутлар күп була. Янгын чыгып, гаиләнең барлы-юклы мөлкәте бер сәгать эчендә көлгә әйләнә. Барысын да яңа баштан башларга туры килә. Тылда җиңүне якынайту өчен хезмәт куйган Анисия, авырлыклардан курыкмый. Әмма йорт торгызу бер дә җиңел булмый, фронта алган яралары Арсентийга тынгылык бирми. 1954 елда аның сәламәтлеге бөтенләй начарлана һәм ул 46 яшендә вафат була.

Анисия биш баланы ялгызы аякка бастыра. Язмышында язылган барлык авырлыкларга да түзеп яшәгән фронтовик хатыны 94 яшендә генә якты дөнья белән хушлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев