Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Әтисе һәм абыйсы өчен үч алган

Сугыш инде өченче ел бара. Утыз йортлы Акташ авылыннан, ир-егетләр бербер артлы сугышка китә.

 Лукиннар гаиләсеннән башта гаилә башлыгы, аннары өлкән уллары фронтка китә. Николайга да китәргә чират җиткәч, әтисе һәм абыйсына кара кәгазьләр килә.

– Әти һәм абый, Ватан өчен үч алырга, дошманны тар-мар итәргә китәм, – дип белдерә әнисенә Николай.

Әнисе кулдан тегелгән янчыкка, юлга әзерләнгән әз-мәз ашамлык белән бергә, бер уч туган җир туфрагын да сала:

– Улым, җиңү белән әйләнеп кайт. Син минем соңгы өметем, шуны исеңнән чыгарма.

Николай танкларга каршы сугышкан истребительләр полкына эләгә. Беренче сугыш чирканчыгын ул Курск-Орлов дугасында ала. Гитлер бронемашиналарының ярсулы һөҗүменә каршы алар кораллар белән сугышалар. Немецларның тимер армадасына каршы сугышкан өчен ул «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Курку белмәс егеткә тиздән кече сержант исеме бирелә, аны бүлек командиры итеп билгелиләр.

Сугыш акрынлап чигенә. Ровно шәһәрен азат иткән өчен Николай Лукинга икенче сугышчан бүләк – «Сугышчан батырлыклар өчен» медале тапшырыла. Ул Украинада, Молдовиядә Румыниядә, Венгриядә немец оккупантларына каршы көрәшә.

1944 ел азагында Венгрия җирендә Николай Лукин сугышкан часть бомбага тотыла. Ядрә кыйпылчыгы аның кулын җәрәхәтли – Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Сүзендә торган – туганнары һәм Ватаны өчен фашистлардан үч алган Акташ егетенең сугышчан юлы менә шулай тәмамлана. Туган нигезенә исән-имин әйләнеп кайта.

 

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев