Сугышның авыр сынаулары аша
Бөек Ватан сугышының чын каһарманнары безнең хәтерләрдә мәңге яши.
Сугышта үлем белән күзгә-күз көрәшкән һәм могҗиза белән генә исән калган фронтовиклар, гадәттә, бу хакта сөйләргә яратмаган. Шулай да истәлекләр сакланган.
Сергей Уланов Бөек Ватан сугышын узган бер авылдашы турында бәян итте.
– Беловка авылы кешесе Иван Александрович Давыдов армиягә 1940 елның җәендә чакырыла. Хезмәткә Одесса шәһәренә
җибәрелә. Сугышны да монда каршылый. Беренче сугыш чирканчыгын Прут елгасы янында ала. Фронтның бу участогында канкойгыч сугышлар бара. Авылдашы сөйләвенчә, бу вакыт эчендә елга суы солдатлар каныннан кып-кызыл була. Иван Давыдов сугышкан ротада 135 кешедән бары тик 15е генә исән кала. Бу бәхетлеләр арасында ул да була.
1941 елның тугызынчы августында Иван Александрович авыр яралана. Аягы һәм муены кыйпылчыкларда була. Аны кыр госпиталенә урнаштыралар. Икенче көнне дошман бөтен көчен җыеп кабат һөҗүмгә ташлана. Нәтиҗәдә госпиталь дошман чолганышында кала.
Иван Александрович госпитальдә аңсыз ята. Аңына килеп, башка телдә сөйләшүләрен ишеткәч, әсирлеккә төшкәнлеген аңлый. Яралар әрни: кыйпылчыклар кадалып беткән аяклары бөгелми, муены шешә.
Әсирлеккә төшкән солдатлар колоннасын Днестр елгасы янына алып киләләр.
Юлдан барганда, кемнәр егыла – аталар. Тоткыннарга хайваннарча карыйлар. Сакчылар: «Коммунист! Большевик!» – дип кычкырып, коралларын әсирләрнең йөзләренә териләр. 115 кешене җир асты бинасында тоталар. Һәр көнне әсирләрнең берсе җан-тәслим кыла.
Иван Александрович та бервакыт могҗиза белән генә исән кала. Бик нык салкын тидерә, хәле бетә, әмма барыбер эшләтәләр – юлга таш ташыталар. Ул егыла һәм тора алмый.
Шул рәвешле аны салкында, яңгыр астында калдырып китәләр. «Үлемем шулдыр», – дип уйлый ул. Аңын югалта. Аңына килгәч, ике авыл кызын күреп ала. Аннары янына ике әби килә. Алар аңа җылы киемнәр, бер литрлы шешәдә чәй һәм бер кыйпылчык ипи алып киләләр. Бу румын хатыннары аны калган көннәрдә дә ашатып торалар. Иван Александрович аларга бик рәхмәтле була, бу хакта балаларына, оныкларына да сөйли торган булган.
Якташыбыз чәнечкеле тимерчыбык артында 1944 елның августына кадәр була. Һәм менә лагерь өстеннән совет самолетлары оча башлый, азатлык килүе сизелә.
1944 елның 24-26 август көннәрендә румыния гаскәрләре фашистларны чолгап алалар, Бухарестта ике көн буена урам сугышлары бара. 2 сентябрьдә тоткыннарны азат итәләр!
Тикшерүләр узганнан соң, элеккеге машина йөртүчеләрне немец автомашиналарын ремонтлау өчен заводка җибәрәләр.
Иван Александрович Давыдов сугыш тәмамланганчыга кадәр әлеге батальонда хезмәт итә. Ул бу формирование белән йөк автомашинасында 2 мең километрдан артык юлны аварияләрсез үтә, моның өчен командованиедән рәхмәт сүзләренә лаек була.
Бик күп сынаулар аша узарга туры килә аңа. Әмма ул һәрвакыт намуслы, тәртипле кеше булып кала.
Демобилизацияләнгәч, туган авылына кайта, авыл хуҗалыгында эшли, хатыны Евдокия Антоновна белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. 1990 елның августында вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев