Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Рәмиснең үҗәтлеге юкка булмаган

Ул уңышлы тәмамлана. Яшь ир бабасы – Рәхмәтуллин Минсабир Рәхмәтулла улы җирләнгән урынны табуга ирешә.

Шунысы кызганыч, гомере буе әтисенең каберен эзләгән бабасының олы улы Таһир абый гына бу хакта беркайчан да белмәячәк. Ул ике ел элек бакыйлыкка күчкән. Хәзер исә Рәмиснең дә, туганнарының да күңеле тыныч, чөнки ул бабасы җирләнгән Вологод өлкәсе Шексна поселогы янындагы туганнар каберлегеннән алып кайткан туфрак Татар Сөнчәлесе зиратында җирләнгән бабасының хатыны – Рәмиснең әбисе Хәят каберлеге өстенә салынган. Сугыштан соң 74 ел үткән булса да, ир белән хатынның шул рәвешле бергә кушылуына туганнары шат!

....Минсабирдан соңгы хат Хәяткә Вологод өлкәсендәге эвакогоспитальдән килә. Ул авыр яралануы, әмма исән булуы хакында яза! Аякка басып, дошманны алга таба, көнбатышка таба куарга өметләнә. Шуннан соң якыннары аңардан башка бернинди дә хәбәр алмыйлар, әмма солдатның исән булуына, дошманга каршы көрәшүенә ышаналар. Бары тик сугыш тәмамланганнан соң гына аның кайту өмете акрынлап сүнә. Аның өлкән улы Таһир Минсабирович күп тапкырлар әтисе язмышы турында белергә тырышып карый: хәрби комиссариатларга, Үзәк хәрби архивка яза, тик аның тырышлыгы нәтиҗәсез була. Ул үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча якты дөньядан китеп бара.... Бабасын эзләүне Рәмис дәвам итә. Гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче һәм бөтен Россия буйлап йөк ташу белән шөгыльләнгән Рәмис юл уңаенда очраган бер генә туганнар каберлеген дә читләтеп узмый. Һәр җирдә мәрмәр плитәләрдән йөрәгенә якын булган исемне эзли. Һәм – таба! Әле бер ай элек кенә Рәмис Хәмит улына Вологод өлкәсенә командировкага барырга туры килгән. Җирле халыктан сораштырып, туганнар каберлегеннән тыш, 1327 нче номерлы эвакогоспитальдә яралардан вафат булган сугышчылар күмелгән тагын бер каберлек булуы турында белә. Ул Җиңү Паркы дип аталган урман массивында урнашкан. Таныш исем-фамилияне ул шунда ук күреп ала. Дулкынланудан озак вакыт үз хәленә килә алмый тора.

– Кызганыч, карт бабай гына (ул ТаҺир абыйны шулай дип атый) бу хакта беркайчан да белә алмый, – дип уйлап куя Рәмис. – Ә кызларым Зәринә белән Әдиләгә бу хакта сөйләү, нинди зур бәхет! Таш плитәгә язылган фамилияләр арасында татар фамилияләре дә күп була. Рәмис Җиңү көненә кадәр барып җитә алмаган, әмма аны үзләренең гомерләре бәясенә якынайткан сугышчыларның исем-фамилияләре язылган плитәне фотога төшерә. Моны ул, үзенә истәлек итеп кенә түгел, ә бәлки башка кешеләр дә фотодан үзләренең туганнарының, якыннарының исем-фамилияләрен күреп танырлар өчен эшли. Бабасы җирләнгән каберлектән алып кайткан туфракны әбисенең кабере өстенә салу йоласы Илнур хәзрәтнең изге догалары белән үтәлә. Солдатның туган авылына шул рәвешле кайтуына Хамәтгалиевларның зур нәселе генә түгел, бөтен авыл халкы чиксез шатлана. Бу хакта безгә Рәмиснең әнисе – Татар Сөнчәлесе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Алисә Хамәтгалиева сөйләде. Алисә Алисовна кызы Алсуның бу хәбәрне кайнатасы Әнәс абыйга ничек җиткерүе турында да әйтте.

Ә анысы шатлыклы хәбәрне ишеткәч, и, кызым, бу хөрмәттән чәй эчик әле дип, кыйммәтле кәнфит тартмасын кулына ала, ә аның артында зур хәрефләр белән: Вологод өлкәсе, Шексна шәһәрендә җитештерелгән, дигән язу була...

Фото Рәмис Хамәтгалиевның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев