Мәскәү өлкәсендә дошманга каршы көрәштә һәлак була
Миллионлаган кешенең тормышын астынөскә китергән Бөек Ватан сугышы Черемушки авылыннан Федотовлар гаиләсен дә читләтеп үтми.
1941 елның 4 июлендә әти-әнисе, хатыны, абыйсы һәм сеңелләре Петр Федотовны сугышка озаталар.
Соңыннан апалары искә алып сөйләгәнчә, ул бик намуслы, тәртипле, хезмәт сөючән кеше була. Ул вакытта аңа 27 яшь кенә булган. Күпмедер вакыттан соң Петрны Бөгелмәгә укырга җибәрүләре ачыклана. Хатыны Мариянең, ирен сугышка озатканчы, аны тагын бер генә тапкыр булса да күреп каласы килә. Август аенда ул юлга кузгалырга карар кыла, тугыз айлык кызын күтәреп җәяү Нурлатка юл тота. Килеп җитә, аннан поездда Бөгелмәгә кадәр барып җитә.
Поездда барганда бәләкәч Зоя тәпи йөреп китә. Һәм менә, Бөгелмә. Бераз вакытка гына булса да гаилә кабаттан берләшә, Петрның дуслары кызчыкның әтисенә нык ошаган булуын әйтәләр. Хатыны бу бәхетле минутларны алдагы тормыш юлында еш искә алып сөйли.
Яңа сугышка алынучылар хәрби әзерлек узалар, алгы сызыкка җибәрү турында сүз дә булмый әле. Ләкин Мария хуҗалыгы турында борчыла башлый.
– Көз җитә, яңгырлар ява башлар, бәрәңге алырга кирәк, – дип борчыла ул.
Һәм, солдатларның озатылуын да көтмичә, кызы белән өенә кайтып китә, ә аннары гомере буена бу адымы өчен үкенеп яши.
Айлар үтә, аннан еллар, Петрдан бернинди хәбәр дә булмый. Ул хәбәрсез югала, гаиләсе озак еллар дәвамында аның язмышы турында берни белми яши.
Мария архивларга яза, әмма тырышлыгы юкка була. Сугыштан соң күп еллар үткәч, оныклары интернет-сайтлар ярдәмендә, хәрби архивларга мөрәҗәгать итеп, Петр Федотов турында мәгълүмат табуга ирешәләр.
Петр Федотов взводы сугышкан полк Мәскәүне саклауда катнаша. Алар Мәскәү өлкәсенең Волоколамск районы авылын фашистлардан азат итәләр.
Февральдән алып декабрьгә кадәр биредә каты сугышлар барган. Дошман сугышчылар саны, хәрби техника буенча өч тапкырга артыграк була, шуңа да карамастан, безнекеләр дошманны башкаладан куалар.
Мәскәү өлкәсендә батырларча һәлак булган сугышчылар арасында Петр Федотов та бар. Күрше авыл кешесе дә бу вакытта әлеге полкта сугыша. Фронттан Җиңү белән кайткач, ул Федотовлар гаиләсенә килә,
Михайловка авылы өчен сугышкан солдатларны очратуы турында сөйли – алар командирларының сугышта каты яраланып һәлак булуын әйтәләр, аның фамилиясе ничек, дигән сорауга: «Федотов», – дип җавап бирәләр.
– Әбием гомер азагына кадәр бабайны теленнән төшермәде. Ул, аның язмышы турында берни дә белмичә, якты дөньядан китеп барды. Ә әни анны хәтерләми, чөнки аңа нибары 9 ай гына булган, – дип сөйли Петр Федотовның оныгы Вера Александрова. – Ул, күп кенә сугыш чоры балалары кебек, әти ярдәмен, назын тоймыйча, яшьли авыр хезмәт куеп үсә, тормыш итүләре бик кыен була, әнисе аңа югары белеем бирергә хыялланса да, уку өчен мөмкинчелек булмый.
Әмма әниебез үз балаларына барысын да тулысынча бирә алды.
Фото: гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев