“Мин әтине башка күрмәдем инде...”
Зотеева (Атряскина) Наталья Александровнаның истәлекләре
Әтине 1941 елның сентябрендә сугышка алдылар. Бүгенгедәй хәтеремдә, без иртән иртүк әнинең ачыргаланып елавыннан уяндык. Әтигә сугышка китәргә кәгазь алып килгәннәр икән. Аннан безгә халык күп җыелды, барысы да шау-гөр килде, ә без әни белән еладык.
Икенче көнне әни, мин һәм абыем Николай ат арбасында әтине озатырга киттек. Яңгыр ява, салкын иде. Башка урамнардан да туганнарын сугышка озатучылар бар иде. Гармунда уйнадылар, җырладылар, еладылар.
Аксубай үзәгенә килеп җиттек, район мәдәният йорты каршындагы хәрби комиссариат янында тукталдык. Озак тордык, нидер көттеләр. Без өшедек, арыдык, әни безне өйгә озатты.
Мин әтине башка күрмәдем инде. Аларны кич белән соң гына озатып җибәргәннәр. Әни кайтканда караңгы иде инде. Кечкенә сеңелләрем Нина һәм Шура йоклыйлар иде (Зоя әле әнинең карынында гына), ә без Николай белән әнине көттек. Әни безне кочаклап алды да, елый башлады. Сеңелләребез дә уяндылар, һәм без барыбыз да әни белән бергә елый башладык.
Аннары бераз тынычландык. Әни безгә: ”Җитте, йокларга вакыт. Сез әле кечкенә, сезгә үсәргә кирәк. Ә сез үскәч кем буласыз?”, диде. Николай: “Мин очучы булачакмын!”. Мин: “Укытучы булам”. Нина: “Мин буй җиткән кыз булам”. Шура: “Ә мин кияүгә чыгам!” – диештек. Шулай тынычландык та, йокларга яттык.
Мин ул вакытта – беренче сыйныфта, ә Николай дүртенче сыйныфта укый идек. Нина белән Шура әле укырга кермәгән.
1941 елның 18 декабрендә Зоя туды. Шул ук вакытта әтинең һәлак булуы турында кара кәгазь килгән. Хат ташучы кара кәгазьне безгә түгел, ә әтинең олы абыйсы Федорның хатыны Мария түтигә биргән. Ә ул атна буе безгә бу куркыныч хәбәрне әйтергә җөрьәт итмәгән, чөнки бала тапканнан соң әни авырып, урын өстендә ятты. Әмма көн саен безгә күршеләребез белән бергә әтинең һәлак булуы турында хат алган түтиебез хәл белешергә киләләр иде. Утыралар да, нидер турында сөйләшәләр. Аннары таралышалар. Әни ниндидер күңелсезлек турында сизенә башлады һәм алардан эшнең нидә булуын сөйләүләрен сорады.
Хәтерлим әле, мин мәктәптән кайтып кердем, ә өй тулы халык. “Ела, ела, җиңелрәк булыр”, – дип, әни янында бөтереләләр, аны тынычландыралар. Ә әнинең йөзе ап-ак, күзләрен бер ноктага төбәгән дә ята. Бала елый, ә ул ишетми дә.
Аннан соң әни бөтенләй урын өстенә ауды. Мин ул үләр дип уйладым. Ходайдан әнине үлемнән коткаруын сорый идем. “Баланың үлүе яхшырак”, – дип уйладым.
Зоя кечкенә, ябык, бармаклары җеп кебек нәзек иде.
Белмим, әби булмаса, нәрсә булып беткән булыр иде. Ул әнине һәм баланы үз янына алып, аларны карады. Без бабам Данила һәм әтинең сеңлесе Мария белән өйдә калдык.
Әни бераз хәл алгач, өйгә кайтты. Тик шуннан соң да еш авырый иде. Хуҗалык буенча барлык эш-мәшәкатьләр минем һәм абыем җилкәсенә төште. Мин, беренче сыйныфтан башлап, өйдәге эшләрнең барысын да башкардым: кер, идән юдым, ризык әзерләдем, бакчада эшләдем, мал-туарларны карадым, кече туганнарымны тәрбияләдем. Ә сыер сава алмый идем, аны Николай сауды. Ул тирес чистартты, утын кисте, чабата үрде. Печән әзерләүне, утын кисүне, яруны – ул ир-ат эше дип саный иде. “Идән, кер юу, ризык әзерләү, мунча ягу кебек эшләрне хатын-кыз эшләргә тиеш”, – дия иде ул. Мин, 8 яшьлек бала, хатын-кыз эшләрен башкардым. Данил бабай да күп ярдәм итте. Абый белән бергә алар печән чабарга йөрделәр, аны кечкенә арбаларга төяп алып кайталар иде.
Без бик начар яшәдек, тамак ач иде. Гел ашыйсы килде, ачлыктан баш әйләнде, көч юк иде. Безне сыер коткарды. Безнең урамда һәм күрше-тирәдә көн саен диярлек кем дә булса ачлыктан үлә иде.
Мин бүген дүрт бала һәм бишенчегә йөкле килеш калган әнигә ничек авыр булуын күз алдына да китерә алмыйм хәтта. Әни мине кызгана иде. Еш кына: “Арыгансыңдыр, кызым, бераз ял ит”, – дия иде. Тик мин беркайчан да зарланмадым, гәрчә еш кына авыр булса да. Ул вакытта минем өчен дөньяда әнидән дә якынрак кеше юк иде. Мин аның кәефен төшерергә теләмәдем. «Әгәр ул үлсә, мин дә үләм», – дип уйлый идем.
Әйе, без физик хезмәткә бик иртә күнектек. Әмма сугыш безне чыныктырды, бу тормышта күп нәрсәгә ирешергә мөмкинлек бирде, чөнки без авырлыклар алдында югалып калмадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев