Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

КУЗЬМИН ДМИТРИЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ

ГОСПИТАЛЬДӘН СОҢ – КАБАТ СУГЫШКА.

Дмитрий Кузьмин 1921 елда туган.

Җиде сыйныф тәмамлаганнан соң эшли башлый. Вакытлы хезмәткә сугышка кадәр үк - 1941 елның 12 апрелендә чакырыла. Белоруссия ССРда, Минск өлкәсенең Березина елгасы ярында урнашкан Борисов шәһәрендә хәрби әзерлек уза.

«...1941 елның 22 июнендә полкның кызылармиячеләре, һәрвакыттагыча, хәрби хезмәттә иде. Һәм көтмәгәндә, көндезге сәгать 12ләр тирәсендә тревога игълан ителде, солдатлар санаулы минутлар эчендә сафка тезелеп басты. Полк командиры Германиянең безнең чикләрне бәреп керүе турында хәбәр итте, – дип яза ветеран сугыш турындагы истәлекләрендә.

– Мин танк полкында хезмәт иттем, нигездә, бездән танк экипажлары радистлары әзерләделәр. Безне дошман оборонасы ныклы урнашкан урыннарга тараттылар.

Сугышның беренче айларында без, шәһәр һәм авылларны калдырып, Мәскәүгә кадәр чигендек, әмма дошманны башкалабызга кертмәдек».

1942 елның кышында Мәскәү янында фашистлар армиясен тар-мар итү башлана. Бу илебезне гитлерчылардан азат итүнең башы була.

Һәлак булган сугышчылар турындагы истәлек йөрәкләрдә мәңгегә уелып кала. Дмитрий Кузьмин хезмәт иткән танк полкы дошманга каршы соңгы көченә кадәр көрәшә. Аларга хәтта кул белән сугышырга туры килгән чаклар да булган. Якташыбыз Витебск янындагы сугышларда яралана. Смоленск шәһәре кыр госпиталендә дәвалана. Дмитрий Кузьмин хезмәт иткән танк полкы Белоруссияне, Литва ССРны, Польшаны азат итүдә катнашкан.

Полк Германиянең Көнчыгышында урнашкан Инстенбург шәһәрендә фашистлар өненә аяк басканда, ул кабаттан каты яралана.

Сугышчыны ерак тылга – Иваново өлкәсенең Иваново шәһәренә дәваланырга озаталар.

Җиңү игълан ителгән көнне ул госпитальдә була. Алар бу көнне шатланып һәм зур дулкынлану белән каршылый – сугыш вакытында фронтта гына түгел, тылда да күпме халык һәлак булган бит.

Сәламәтлеген ныгытканнан соң Дмитрий Кузьмин Армия сафларыннан демобилизацияләнә. Туган төбәгенә кайта, эшли башлый. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында “Сугышчан батырлык өчен” медале дә бар.

Дмитрий Кузьмин үзенең истәлекләрендә соңрак болай дип яза: «Без күргәннәр башка кабатланмасын иде. Олысына да, кечесенә дә башыннан кичерергә туры килгән бу мәхшәрне сүзләр белән генә әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел! Балаларыбызга да, оныкларыбызга да күрергә насыйп булмасын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев