Корнейчук Леонид Иванович сугышта Үзәк фронт составында катнашкан
Әсирлеккә дә төшә, алгы сызыкта да була, әмма кече ватаны Аксубайга исән-имин әйләнеп кайта.
Сугыш ветераны 1919 елның 9 мартында туган. 10 сыйныфны тәмамлагач армиягә чакырыла, 1939 елдан 1941 елның маена кадәр Монголиядә кавалерия полкында хезмәт итә, шуннан соң сержант исемен ала.
Алга таба ветеран истәлекләре:
“1941 елның май ахырында Монгол Халык Республикасыннан Советлар Союзына чыктык.
1941 елның 22 июнендә Алма-Атада полкны төзеп бастырдылар, полк комиссары Германия белән сугыш башлануы турында хәбәр итте һәм без Көнбатышка таба кузгалдык. Смоленск янында беренче сугыш чирканчыгы алдык, аннары Көнбатыш Үзәк фронты. 14 көн каты сугышлар барды. 15 нче көнне полкны дошман уратып алды һәм без әсирлектә калдык. Монда партизаннарның разведчик-элемтәчесе белән элемтәгә кердек. Аның аша бер төркем иптәшләр белән партизаннар отрядына киттек.
Партизаннар отряды разведчикларының махсус төркемендә 1942 елның маеннан 1942 елның ноябренә кадәр булдым. Аннан элеккеге солдатлар фронт сызыгын уздылар. Безне тикшерү өчен Калинин өлкәсенең Кальяново шәһәрендәге күченү пунктына, аннары Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәренең 52 нче махсус лагерена җибәрделәр, анда 1942 елның декабреннән 1943 елның апреленә кадәр булдык. 1943 елның апрелендә Подольскидан Воркута шәһәрендә җитештерү предприятиесенә күчерделәр, анда мәдәни-тәрбия эшләре буенча инспектор булып эшләдем.
1945 елның 9 май иртәсендә радиодан Германияне Җиңү турында ишеттек. 1945 елның декабрендә Аксубайга кайттым. Кайткач мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. 1950 елда Лубян урман техникумына укырга кердем. 1953 елда әлеге уку йортын тәмамлап, урман технигы белгечлеге дипломы алдым.
Техникумны тәмамлаганнан соң Аксубай урман хуҗалыгында куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшләдем, аннары урман фондына инженер итеп күчерделәр. 1979 елның 18 мартында урман комбинатыннан лаеклы ялга киттем һәм яшелчәләр киптерү заводында каравылчы булып эшләдем”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев