Җиңү көнен сугышта катнашкан һәр кеше төрлечә каршы алган
Бөек Ватан сугышында катнашкан аксубайлыларның 1945 елгы Җиңү көне турындагы истәлекләре.
Әле сигез ел элек кенә ветераннар сафы күп санлы иде. / Фото: район газетасы архивыннан
1945 елның Җиңү алып килгән май залплары 76 ел элек яңгырады. Хатирәләре белән уртаклашучыларның күбесе инде безнең арада юк.
Зубов Михаил Федорович:
Сугышлар белән без Көнчыгыш Пруссиягә, Кенигсбергка кадәр барып җиттек. Мин ул вакытта генерал-майор Анохин Василий Ильич карамагында оператив шофер булып эшләдем. Минем өчен Германия белән сугыш 1945 елның 26 апрелендә тәмамланды. Калининград янындагы Лиепай станциясендә без вагоннарга төялдек һәм Ерак Көнчыгышка киттек. Җиңү көнен мин поездда Чиләбене узгач каршы алдым.
Иштутов Николай Федорович:
1945 елның Җиңү алып килгән 9 мае безнең илдә бөтенхалык бәйрәме буларак каршы алынды, без дә шулай каршы алдык, яу кырында һәлак булган һәм исән калган барлык сугышчылар өчен тост күтәрдек.
Крайнов Марк Васильевич:
Минем өчен сугыш Берлинда – сугышчан иптәшләрем белән ике ел ярым дәвамында меңнәрчә километр утлы фронт юлы үткәннән соң, ул башланган урынга җиңүче буларак килү белән тәмамланды. Моннан тыш, сугыштан мин кешелек сыйфатларын һәм белем туплаган өлгергән ир-ат, куәтле Коммунистлар партиясе әгъзасы булып чыктым. Бу тарихи көн дөньяның барлык халыклары өчен истәлекле һәм ул гомернең соңгы сәгатенә кадәр онытылмаячак. Ә Җиңүнең беренче көне – 1945 елның 9 маенда мин дә, Берлинга кадәр барып җиткән барлык совет сугышчылары кебек үк, “Ура! Җиңү!!!” – дип кычкырып, патроннарны кызганмыйча, автомат кызганчы күккә аттым.
Соловьева Надежда Андреевна:
Телеграфта хәрби дежурлык алып бардым, әмма элемтәне бер җирле бүлекчә тота иде. Көн саен барысы да кодлаштырылган (телефонистлар һәм телеграфистлар) була иде, мин 1945 елның 8 маенда «Волга» идем, кичке сәгать 9да замполит шалтыратып: ««Волга» Җиңү көне турында приказ алдыңмы, юкмы», – дип сорады. Без әле алмаган идек. Һәм 1945 елның 9 май төнендә иртәнге сәгать 3 тә Мәскәүдән һәм безнең полктан чакырулар яңгырады. Полк тулы хәрби әзерлектә иде. Без бу көнне көттек. Мин бу көнне үземне тыныч тота алмадым. Без җырладык, биедек, «Ура!!!» кычкырдык, үземнең һәм халыкның сөенечен кәгазь битендә генә тасвирлый алмыйм. 1945 елның 9 маенда иртәнге сәгать 8дә бөтен полк тантана итте.
Александров Александр Алексеевич:
Сугыш минем өчен, 8ннән 9 майга каршы төндә, төнге сәгать 12дә диктор Җиңү турында хәбәр иткәч, постта торганда тәмамланды. Мин озак көтелгән шатлыклы хәбәрне беренче булып ишеттем. Бу көн минем хәтеремдә нык сакланып калды. Йоклап ятучы полкташларымны уяттым, ә алар сугышның тәмамлануына ышанмадылар. Бары диктор бу хакта берничә тапкыр кабатлагач кына, Җиңүнең дөреслегенә инандылар. Кемдер шатлыктан көлде, кемдер елады, шуннан соң беркем дә йокламады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев