Без барысын да кичердек
Педагогика ветераны Николай Андреевич Янилкин истәлекләреннән
Сугыш башланырга бер көн кала безгә кунакка Варвара апа (әнинең апасы), аның ире – Яков абый һәм кызлары Лена килделәр. Алар һәрвакыт Сабан туена һәм ярминкәгә кичтән килеп куналар иде.
22 июнь иртәсендә әти-әнием кунаклар белән бәйрәмгә киттеләр. Без исә дусларыбыз: Аркадий Янилкин, Алексей Терентьев һәм Петр Горбатов белән мәйданга соңрак бардык.
Яшел болында халык күп иде. Гадәттә, ярминкәгә җиккән атларда бөтен гаиләләре белән киләләр. Балаларны бәйрәмнең төп аттракционы – карусель үзенә җәлеп итә иде. Атларны узышка Рус Кармәте авылы ягыннан кертәләр иде. Ярышлар башланмаган иде әле, сәгать 10га хәрби комиссар, милиция башлыгы Демашин һәм партия район комитетының пропаганда бүлеге мөдире Перепелица килделәр. Ул Германиянең безнең илгә һөҗүм итүе турында хәбәр итте. Шунда ук мобилизация турында игълан иттеләр. Иртәгә хәрби комиссариатка килергә тиешле кешеләр исемлеген укыдылар һәм авылларга хәбәрчеләр җибәрделәр.
Хатын-кызларның елашкан тавышлары ишетелде. Барысы да өйләренә кайтырга җыена башладылар.
Беренчеләрдән булып фронтка аксубайлылар Андрей Иванович Янилкин һәм Лаврентия Жарков чакырылдылар. 23 июнь көнне хәрби комиссариаттан мобилизацияләнүчеләрнең беренче партиясен, 10 кешене җигүле атларда Чистайга җибәрделәр.
Хәрби комиссариат бинасы хәзерге прокуратура каршында урнашкан иде, анда хәзер нарат агачлары үсә. Сугыш дәвамында, көн саен диярлек Нурлат (поезд белән) яисә Чистай (пароход белән) аша фронтка 10-15 кешене озаттылар. Башта – атлар белән озаттылар, ә соңрак барысы да җәяүләп киттеләр, чөнки атлар җитми иде.
Кешеләрнең кәефе үзгәрде. Барысы да фронттан хәбәрләр көтте. Өлкән абыемның антенна белән детектор кабулиткече бар иде, без аның буенча чигенүләр, шәһәрләрне басып алулар һәм авыр сугышлар турында хәбәрләр тыңлый идек. Хәл бик яман иде. Барысы да менә аларның гаиләсеннән кемне дә булса фронтка алырлар дип көтеп яшәделәр. «Последний нынешний денёчек гуляю с вами я друзья, а завтра, завтра чуть светочек заплачет вся моя родня…» дигән җыр бик еш яңгырады.
1940 ел. Беренче сыйныф укучылары. Николай Андреевич беренче рәттә сулдан беренче.
41 елда 1 нче сыйныфны тәмамладым. Әтием, Янилкин Андрей Григорьевич, Киров исемендәге колхозда ат караучы булып эшләде. Мин аның белән, төнлә атларга ашатырга азык булсын өчен, еш кына печән чабарга йөри идем.
1941 елның 26 августында әтине фронтка алдылар. Ул 1942 елның 12 июнендә ул Ленинград өлкәсендә һәлак була. Без бу хакта көз көне генә белдек, чөнки аның һәлак булуы турындагы кара кәгазь нигәдер Беловка авылына килгән. Без улым һәм оныкларым белән аның каберендә ике тапкыр булдык.
Әнисе бакчачылар бригадасында эшләде. Бакча зират янында урнашкан иде. Анда карлыган, кура җиләге, барлык төр яшелчәләр үстерелә иде. Миңа су сибү эшен йөкләделәр. Алмагачларны исә яңа гына утыртканнар иде. Соңыннан анда зур алма бакчасы үсеп чыкты. Көндез мине янгын каланчасына кизү торырга да җибәрәләр иде (ул бүгенге бистә советы бинасы янында урнашкан иде).
41 нче ел ахырына авылда ирләр бөтенләй калмады диярлек. Декабрьдә механизаторлардан да броньне алдылар. 41 нче елның көзендә бөтен ашлыкны Нурлат элеваторына тапшырдылар. Ә 42нче елның язында хатын-кызлар Нурлаттан җәяү ашлык ташыдылар. Һәркайсы ярты капчык орлык күтәреп кайта иде. Колхозның барлык кырларын чәчәр өчен орлык артыннан ничә тапкыр барырга кирәклеген санап карагыз әле.
42 нче елның язында азык-төлек җитмәү сизелә башлады. Чынлыкта ачлык башланды. Өстәвенә, 41-42 еллар кышы бик салкын килде, күпләрнең баздагы бәрәңгесе туңды. Мин сугыш буена үземне ач тойдым. Җәй көне ничектә булса тамак ялгап була иде әле. Болыннардан үлән, юкә яфраклары җыя идек. Колхозның ат абзары артындагы чокырда соры майлы балчык таптык, аны ялый идек. Яз көне әни җирдә кышлаган бәрәңгедән җәймәләр пешерә иде, ул бик тәмле була иде. Ә бераз он да өстәсәң – тагын да тәмлерәк була. Кычыткан исә бер кешенең дә бакчасында калмады. Колхозда кайвакыт он бирәләр иде. Әни аны аш пешергәндә бераз куша иде.
Күп нәрсә фронт өчен тапшырыла иде. Азык-төлек, йон, тиреләр ( безнең сыер, сарыклар, тавыклар бар иде). Йортлар буенча йөреп,
Кызыл Армия сугышчылары өчен, бияләйләр, оекбашлар, кулъяулыклар, сөлгеләр җыялар иде. Өлкән апабыз Варя да бияләйләр бәйләде.
Мәктәптә укытучылар фронттагы вакыйгаларны аңлату өчен политинформацияләр үткәрделәр. Сугыш азагында өлкән абый Степан мәктәпкә эшли башлады һәм гаиләдә бераз акча пәйда булды.
Күп кеше фронттан әйләнеп кайтмады. Бер безнең урамнан гына да сугыштан кайтмаучыларны санау өчен бармаклар җитми.
Сугыштан соң тормыш акрынлап җайга салына башлады. Тик сугыштан соң да хезмәт хакы урынына илне яңадан торгызуга займнар рәсмиләштерүне пропагандаладылар әле. Ачлык булмаса да, товарлар белән кыенлык бар иде. Тик кеше нәрсәгә дә булса омтыла, нәрсә турындадыр хыяллана икән, ул барысын да җиңеп чыга. Без дә барысын да кичердек һәм җиңдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев