Бер гаиләдән җидәү фронтка китәләр
Вәлиулла Гыйниятуллин 1870 елда Чәтрәндә туган. Заманасы өчен кирәкле белемне авыл мәдрәсәсендә алган.
Таза, гайрәтле ир заты буларак, Рус-Япон һәм Беренче Бөтендөнья сугышларында катнашкан. Аклар-кызыллар бәрелешләреннән дә читтә калмаган. Өч никахыннан 11 бала атасы булган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, улларының һәркайсы үзе теләп фронтка киткән.
Өлкән улы – Галимҗан Валиуллин 1903 елда туган. Сугышка кадәр “Үсәр” колхозында колхозчы, бригадир булып эшләгән. Дошманга каршы И.С. Конев җитәкчелегендәге Калинин фронты составында сугыша. 1942 елның 21 гыйнварында Тверь өлкәсенең Ржев районы Волыново авылы өчен барган сугышларда һәлак була.
2004 елда оныгы Сәгыйть Вәлиуллин бабасы Галимҗанның сугышкан һәм һәлак булган авыл урынына барды (авыл инде юкка чыккан). Сәгыйть бабасының каберен зыярәт кылып, кабер туфрагын алып кайтып туганнары белән бергә сугышта һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелиск итәге тирәсенә һәм әбисе Гишкыруйның кабере өстенә салды.
Икенче улы Вәлиҗан Гыйниятуллин 1905 нче елда туган. Сугышка чакырылганчы колхоз рәисе булып эшләгән. 1942 елның 22 гыйнварында абыйсы Галимҗан белән яу кырында башын сала. Ул Новгород өлкәсе, Марево районы, Мышкино авылында җирләнгән.
Өченче улы Исмәгыйль Гыйниятуллин 1920 елда туган. Сугышка кадәр колхозчы булып эшли. Кызганычка каршы хәбәрсез югалган. “Хәтер” китабында да, хәрби комиссариатта да аның турында мәгълүматлар юк.
Дүртенче улы Госман Гыйниятуллин 1924 елда туган. Сугышка кадәр укытучы булып эшләгән. Сугышка мобилизацияләнгәч, аларны фронтка алып баручы эшелон дошман самолетларның бомбага тотуына эләгә.
Әти-әнисенә Госманның һәлак булуы турындагы кара кәгазь килә. Әмма “Хәтер” китабында, кече сержант Госман Гыйниятуллин 1944 елның 27 гыйнварында һәлак булган, дигән икенче мәгълүмат та бар. Хмельницкий өлкәсе, Шепетовка районы, Хролин авылында җирләнгән.
Бишенче улы Ибраһим Бәхтияров 1918 елда туган. (Валиулла бабай үзләренең Бәхтияр Канкаев нәселенә мөнәсәбәтле булуы турында риваять сөйләп калдырган диләр. Шуңадыр ул бер улын Бәхтияров дип фамилияләп яздырган). Ибраһим абый авыр сугыш елларын узып исән имин кайта. Сугыштан соң гомеренең азагына кадәр Казан шәһәрендә яши. 78 нче яшендә бакыйлыкка күчкән.
Алтынчы улы Нургали Гыйниятуллин сугышның башыннан ахырынача утлы юллар кичә. Нургали гитлерчыларның беренче һөҗүмен минометчылар ротасы составында каршылый. Соңрак ул чолганыштан чыгуның ничек авыр булуы, күпме гитлерчыларны юк итүләре турында сөйли.
1944 елның гыйнварында – Ленинград чолганышын өзүдә, 1945 елның февралендә Кенигсберг өчен барган хәлиткеч сугышларда катнаша. Сугышчан казанышлары өчен аны ике тапкыр “Батырлык өчен” медале, II һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Нургали Вәлиулла улы туган ягына 1946 елның язында кайта, 75 нче яшендә дөнья куя.
Вәлиулла бабайның сугышта катнашкан кече улы Гомәр Гыйниятуллин 1926 елда туган.
Аның яшьтәшләре сугышның соңгы этабында мобилизацияләнүчеләр. Гомәргә сугыштан соң да җиде ел армиядә хезмәт итәргә туры килә. 1950 еллар башында гына туган авылына кайта. Калган кыска гына гомерендә ул урман хуҗалыгында хезмәт куя. Урманчыга кемнең генә йомышы төшми? Утыны, материалы бик кирәк вакытлар.
Гомәр барсына да ярдәм күрсәтә, аеруча тыл калган “солдаткаларга”, ятим балалы гаиләләргә булыша. Ул урманчы булып эшләгән чорда утыртылган нарат, имән үсентеләре инде колачлы агачлар булып үсеп утыралар.
Тормыш дәвам итә. Вәлүк бабай нәселе дә шаулап-гөрләп яши. Йөзләрчә Гыйниятуллиннар, Вәлиуллиннар, Бәхтияровлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үз нәселе каһарманнарын хөрмәт белән искә алып, алар белән горурланып каршылый.
Шәүкәт Кәбиров. Яңа Ибрай.
Фото: гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев