Бер-бер артлы фронтка китәләр
Артемьев Пётр Степанович 1924 елның җәендә Иске Тимошкино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа.
20 нче еллар азагында аны Яңа Мокшино авылыннан Степан һәм Наталия Артемьевлар уллыкка ала.
1940 елда җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Аксубай педучилищесына укырга керә. 1941 елның сентябрендә гаилә башлыгын фронтка алалар. Сугыш башланганда Степан Артемьев Кавказ арты һәм Воронеж фронтларында барган сугышларда катнаша.
1943 елның декабреннән 1 Украина фронты составында Кызыл Байраклы Кантемировск танк корпусының 106 нчы сапёр батальонында хезмәт итә.
Танк корпусының 28.04.1944 ел, 010/н номерлы боерыгы белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә болай диелә: «Тарнополь авылы өчен барган сугышларда көрәшче Степан Артемьев, батырлык күрсәтеп, дошман траншеясына бәреп керде һәм «Ура!» кычкырып, иптәшләрен җәлеп итеп, костёл һәм гимназия биналарына һөҗүм итте. Биналар яулап алынды».
Аның өчен сугыш Чехословакиядә тәмамлана. Сугыштан кайткач туган колхозында хезмәт куя.
....1942 елның җәендә, педучилищеның икенче курсын тәмамлагач, үзенең яшен бер елга арттырып яздырып, Петрның улы да үзе теләп фронтка китә. Ул чакта аңа 17 яшь кенә була. Япония теләсә кайсы вакытта Советлар Союзына бәреп керә алган Ерак Көнчыгышка эләгә.
1942 елның җәендә Сталинград янында барган сугышлар вакытында хәл тагын да кискенләшә. Японнар һавадан, судан һәм коры җирдән провокаци он һөҗүмнәр ясый башлыйлар. Безнең илгә баручы судноларны туктаталар. Шул сәбәпле Тын океан флотының хәрби кораблары диңгез сагын көчәйтәләр.
1943 ел азагында чираттагы заданиене үтәгәндә Петр матрос булып хезмәт иткән сак судносы японнар тарафыннан һөҗүмгә эләгә.
Артемьевның сул аягы яралана. Госпитальдә бик озакдәвалана, әмма аягын тулысынча саклап калу мөмкин булмый һәм 1945 нче елның башында Петрны комиссовать итәләр.
1945 елның сентябрендә Петр Степанович Яңа Мокшино башлангыч мәктәбендә мөгаллимлек итә башлый. Педучилищены тәмамлап, читтән торып Чуаш педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Бер үк вакытта Иске Үзи урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта.
1947 елда авылдашы Симакова Ольга Петровнага өйләнә. Ир белән хатын өч кыз һәм дүрт малай тәрбияләп үстерәләр. 1968 елда Петр Степановичны Беловка башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрәләр. 1976 елда Яңа Мокшино мәктәбенә кайта, шуннан лаеклы ялга чыга.
Белем һәм тәрбия бирү эшендә уңышларга ирешкәне өчен Артемьев Пётр Степанович халык мәгарифе бүлеге һәм ТАССР мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
1981 елда беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены хуҗасын эзләп таба, ә 1996 елда Петр Артемьевка Жуков медале тапшырыла. Күпсанлы юбилей медальләре беләнбүләкләнгән.
1997 елның 8 июнендә вафат булган.
Фото: архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев