Александр Рябовны сугыш немецларның тирән тылына алып керә
Рядовой, хезмәт ветераны Рябов ике тапкыр яралана, контузия ала, әмма сугыштан исән кайта.
Александр Рябов 1917 елда туа. 1941 елның 23 июнендә янә армиягә мобилизацияләнә. Әзерлек узганнан соң фронтка, Калинин юнәлешенә, гамәлдәге армиягә җибәрелә, анда сапёр булып көрәшә. «Безнең взводта Аксубай районыннан сугышчылар күп иде», - дип искә алган ветеран.
Алга таба ветеран истәлекләреннән:
Беренче тапкыр Локкия станциясе һәм Калинин өлкәсенең Холм шәһәре арасындагы күперне шартлатканда яраландым. Кулыма ядрә эләкте. Әмма сафтан китмәдем, батальон командирында (капитан Голубев) элемтәче булып хезмәт иттем. Икенче тапкыр 28 августта уң аягымның тездән 40 см югарырак сөяге чарпаланды һәм минамы, снаряд шартлапмы контузия алып, аңымны югалтканмын. Яу кырыннан мине җирле халык табып алган. 2 сентябрьдә, аңга килгәч, миңа әлеге хәлләр турында мине үзенә сыендырган крестьян сөйләде: «Алар үлгәннәрне җирләделәр, сине дә алдылар, ә син ыңгыраштың, өйгә алып керделәр. Ә немецлар андыйларны аталар иде. Алар үзләренең һәлак булган һәм яралы сугышчыларын алып киттеләр, ә безне рус солдатларын җирләргә мәҗбүр иттеләр».
Мине Холм шәһәренә дәваханәгә алып килделәр, анда безнең сугышчылар күп иде, 1942 елга кадәр шунда яттым. Аннары безне Локкия станциясенә озаттылар. Анда 1942 елның маена кадәр яттым. Локкиядән безне эшче көчләр белән бергә Германиягә алып киттеләр. Безне дәвалаган иптәшләребез, табибларыбыз ярдәме белән без хәрби әсирләр лагерена эләкмәдек.
Германиядә сәламәт ир-атларны һәм хатын-кызларны байларга, ә гарип картларны һәм 16-15 яшьлек балаларны (алар безнең белән бик күп иде) фабрикага (Фарбен индустрия) билгеләделәр. Без немецларның тирән тылында калдык. Без, яралылар култык таякларыннан башка йөри алмадык. Иптәшләрем гестапода һәлак булдылар (провокаторлар бар иде). Себердән Иван Иванович, фамилиясен беркем дә белми иде, Кубаньнан Михаленко, Украинадан Журба Иван.
Сугыш минем өчен Германиядә Америка зонасында тәмамланды, ә май азагында мин туган ягымда идем. Сугыштан соң колхозда да, җитештерүдә дә эшләдем, икенче төркем инвалид идем.
1977 елда лаеклы ялга киттем һәм Аксубай районы эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев