Алар биргән антларына тугры калалар
Андрей Пахомов Җиңү көнен Прагада каршы ала.
Әлеге буын балаларыныкы кебек, аның да балачагы авыр була.
Әтисе үлгәндә Андрейга нибары 10 яшь була, әнисе тәрбиясендә өч бала һәм әбиләре кала. Бишенче сыйныфтан соң үсмергә мәктәптәне ташларга турыкилә.
1935 елда колхозга слесарь булып эшкә урнаша. Ярты елдан соң егеткә локомобиль ышандырып тапшыралар.
1939 елда Андрей Пахомов армиягә алына. Монголия башкаласы Улан-Баторда хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач 82 нче укчылар дивизиясенең 601 нче батальонына эләгә, аларны 1941 елның октябрендә ашыгыч рәвештә Мәскәүгә күчерәләр . Дивизия Говоровның 5 нче Армиясе составына керә.
Башкала куркыныч хәлдә була. 25 октябрьдә батальон Кубинка станциясе янында сугышка керә. Бородино һәм Можайскидан фашистларны куып чыгара.
«Әйе, безгә Мәскәү өлкәсендәге Бородиноны дошманнан чистартырга туры килде, – дип яза соңрак үзенең истәлекләрендә Андрей Васильевич. – Без дә, барысына да билгеле поэмадагы кебек, «Бородино сугышында биргән антыбызга тугры калдык».
Башкала өчен барган сугышларда ул өлкән телефонист буларак дивизия, полклар һәм батальоннар арасында линия элемтәсен тәэмин итә. Бу канкойгыч сугышларда күрсәткән батырлыклары һәм оста гамәлләре өчен «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләнә.
Мәскәү өчен барган сугышларда уңышлы хәрби хәрәкәтләр өчен дивизия – 3 нче мотоукчылар гвардиясе, ә батальон 33 нче гвардия аерым элемтә батальоны итеп үзгәртелә. Андрей Пахомов «Мәскәү оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә.
1942 елның апрелендә дивизия оборонага күчә, аннары август һөҗүмендә катнаша. 1943 елның февралендә батальон Вязьма өчен барган сугышларда катнаша, ә 1943 елның июнендә генерал Лелюшенконың 4 нче гвардия танк армиясенә тапшырыла. Орловск-Курск сугышы вакытында корпус һәм бригаданы линия элемтәсе белән өзлексез тәэмин иткән өчен якташыбыз Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Пахомов хезмәт иткән батальон Житомир-Бердичев, Проскурово-Черновицк (1944 елның 4 мартыннан 17 апреленә кадәр), Висло-Одер, Верхняя Силезск операцияләрендә катнаша, Праганы, Берлинны азат итә.
Җиңү көнен якташыбыз Прагада каршы алды. Берлин һәм Прага өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен «Праганы азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» сугышчан медальләр һәм «Яхшы элемтәче» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Сугыштан соң күпмедер вакыт МТСта комбайнчы, соңрак май заводында инспектор булып эшли.
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев