Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Алар бергә һәлак булдылар

Насыйр Госманов һәм Исмәгыйль Әмировның язмышлары бердәйрәк.

Октябрь инкыйлабына кадәр балалык һәм үсмерлек еллары, педагогик уку йортларында уку, совет мәктәбендә большевиклар идеологиясенә корылган белем һәм тәрбия бирү мәктәпләрендә эшләү...

Насыйр Рәхим улы Госманов 1907 елда Баулы (Ютазы) районы, Бәйрәкә авылында туган. Педагогик көллият тәмамлый. Беренче май районы Усаклы авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Аннан Лашман җидееллык мәктәбе укытучысы, Яңа Ибрай җидееллык мәктәбендә завуч, ә 1937-1941 елларда шул ук мәктәпнең директоры була.

Исмәгыйль Харис улы Әмиров 1912 елда Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган. Шушы авылдагы мәдрәсәмәктәптә белем алган. Педагогик уку йортын тәмамлаган.

Белгечлеге буенча химия, биология укытучысы. Анарда укыган укучылар аны бик яхшы укытучы һәм кешелекле шәхес буларак искә алалар. 1937-1941 елларда ул Яңа Ибрай мәктәбенең завучы булган. Шулай итеп Бөек Ватан сугышына кадәр Насыйр һәм Исмәгыйль берүк мәктәптә директор һәм завуч булып эшләгәннәр.

1941 ел, 22 июнь. Бу якшәмбегә туры килгән көндә Яңа Ибрайда Сабантуй бәйрәме билгеләнгән була. Әммә... Сабантуй манзаралары башланыр алдыннан трибунага авыл советы рәисе Габдулла Вәлиуллин күтәрелә. Бәйрәм башлана дип халык мәйдан тирәсендә урын ала. Ләкин, никтер рәиснең кыяфәте бик җитди икәнлегенә авылдашлар гаҗәпләнәләр. Авыр тынлык...

Габдулла агай сугыш башлануы турындагы хәбәрне бик авырлык белән генә җиткерә. Бәйрәм көне кайгылы көнгә әйләнә.

Сугышның беренче көнендә үк авыл халкы 72 авылдашны сугышка озата. Озатучылар сафы авылдан ике километрлар ераклыктагы Кыз Каласы урманына кадәр сузыла.

Кайберәүләр өчен бу саубуллашу мәңгелек хушлашу булып кала...

Насыйр белән Исмәгыйльгә дә чират җитә. Гомумән, Яңа Ибрай мәктәбе Бөек Җиңү өчен зур өлеш керткән. Мәктәпнең җиде укытучысы сугышта һәлак булган, сигезесе җиңү яулап кайткан.

Тәҗрибәле педагоглар Насыйр һәм Исмәгыйль яу кырында да берүк фронт составындагы янәшә ике батальонда политруклар булып көрәшәләр.

Новгород өлкәсе Старая Русса районы...

Сугыш тарихына бу җирләрдәге бәрелешләр иң дәһшәтлеләре булып кереп калган. Нәкъ шушы бәрелешләрдә ике лейтенант-политрук үз сугышчыларын хәлиткеч атакаларга күтәрәләр. Сугыш дәһшәтле һәм аяусыз, үлем һәрчак янәшәдә...

Исмәгыйль Әмиров 1942 елның 19 мартында шул районның Чирково авылы янында батырларча һәлак була һәм шунда җирләнә.

Насыйр Госманов 1942 елның 21 мартында Чирково авылының икенче читендә һәлак була һәм ул да шунда җирләнә. 35 яшьлек Насыйр һәм 30 яшьлек Исмәгыйль Новгород җирендә мәңгегә ятып калалар.

Насыйр Госмановның Түбән Камада яшәүче оныгы Рафыйк Госманов һәм мин, аларның исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән, Старая Русса хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттек. Ләкин комиссариаттан бу ике сугышчы турындагы мәгълүматларның аларда булмавы турында хәбәр алдык. Россия Оборона министрлыгы архивыннан, “Хәтер” китабыннан алынган мәгълүматларны һәм җирле комиссариат белешмәсен җибәргәч кенә, туганнар каберлеге өстенә куелган мемориаль тактага аларның да исемнәре Җиңүнең 75 еллыгына кадәр язылачагын белдереп, җавап юлладылар.

Яңаибрайлылар өчен бу шәхесләрнең исемнәре инде күптән мәңгеләштерелгән. Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлнең мемориаль тактасында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 288 авылдашыбызның исемнәре язылган. Авылның туган як музеенда аларның фотолары белән биографик белешмәләре саклана. Мәктәп, авыл үзенең каһарман укытучыларын онытмый.

 

Фото: Яңа Ибрай мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев