Аксубайлы сугыш юлын зур горурлык белән узып, Җиңү көнен каршы алып туган авылына әйләнеп кайта
Инзеров Кирилл Иванович 1907 елның 10 мартында Аксубай авылында дөньяга килә. Әтисе Иван Трифонович, әнисе Дарья исемле булган.
Кирилл Иванович чиркәү-приход мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлый. Әтисе вафат булганнан соң укуны дәвам итү мөмкинлеге булмый. Балачагы бик авыр була, ашарга булмый. Җан асрар өчен мулрак яшәүче гаиләләрдә ялланып эшләргә туры килә.
Буш вакытында үзлегеннән белем алу белән шөгыльләнә, төрле әдәбият укырга ярата, кулына нинди газета эләгә, барысын да укый, илдә, дөньяда булган барлык яңалыклар белән кызыксына.
Хезмәт итү вакыты җиткәч, чик буе гаскәрләренә чакырыла. Ашхабадта яшь сугышчы курслары уза.
Нәкъ менә биредә аның өчен белемен арттыру мөмкинлеге туа. Сержантлар мәктәбен тәмамлый, партиягә керә. Үзенең хезмәт срогын уңышлы гына үтәп, армиядән демобилизацияләнә. Түбән Баланда авылы кызы Софья Васильевна Борисовага өйләнә, милициягә эшкә урнаша, аннан соң колхозга керә.
Гаиләдә бер-бер артлы 3 малай һәм 3 кыз туа. Сугышка кадәр үрнәк хезмәткәр буларак совпартмәктәбенә җибәрелгән була, әмма укып бетерергә өлгерми, сугыш комачаулый.
Сугышның өченче көнендә фронтка алына. Хәрби часть Бөгелмәдә формалаша, аннары Горькийга, аннан Балахнага күчерәләр. Биредә аларны тулысынча экипировкалыйлар, сугышчыларны һәм командирларны хәрби формага киендерәләр, корал бирәләр һәм ашыгыч рәвештә хәрәкәттәге армиягә күчерәләр.
Кирилл Иванович оныкларына сөйләвенчә, Балахнада аларны куян фермасына урнаштыралар, хәрби формалар бирәләр. Аны старшина исемендә взвод политругы итеп билгелиләр, чөнки ул совпартмәктәптә укыган була.
Ул үзенең 1158 нче укчылар дивизиясе (Панфиловск) полкы составында Мәскәүне Волоколам юнәлешендә саклауда катнашканы, 1941 елның кышы бик салкын һәм карлы булуы турында искә алып сөйләгән.
Сугышларда кыюлык һәм батырлык күрсәткәне өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклүгә тәкъдим ителгән була. Тик Кызыл Йолдыз орденын ала алмый, чөнки командование тарафыннан политрукларны бүләкләмәскә дигән карар кабул ителә.
Яңа 1942 ел алдыннан бәрелешләрнең берсендә яралана һәм Мәскәүгә озатыла, ә аннан аны Новосибирскка госпитальгә җибәрәләр. Ярасы тезәлеп тә бетмәгән килеш, Кавказ арты фронтына китә. 1942 елның ноябрендә, дошманның Кавказ аръягында Орджоникидзе аша Грозненск нефтенә һөҗүме вакытында оборона сугышларында катнаша.
Өч ай дәвамында Кавказ арты фронтының Төньяк төркеме составында бронепоезд экипажы дошманның Кавказ аръягын басып алырга омтылуына чик куя. Февраль аенда бронепоезд дошман авиациясе бомбасына эләгә, бомбаның турыдан-туры эләгүе аркасында шәхси состав сафтан чыга, бронепоезд янып бетә. Кирилл Иванович һәм бронепоездның яраланган командиры ут эченнән чыгалар.
Тик авиаснаряд күрше вагонны өзә, аның дулкыны командирны рельсларга алып ташлый һәм ул вагон астында кала. Иптәше шул рәвешле һәлак була. Кирилл Инзеров каты яралана, йөзе, күкрәге һәм кулы янган була. Кавказ өчен бәрелешләрдән соң озак вакыт госпитальдә дәвалана. Җиңү көнен Төркия чигендә каршы ала.
"Музыка, солдатларның, офицерларның, шәһәр халкының шат йөзләре, "Җиңү!” , ”Ура!” – җиңү көнен без шулай каршы алдык", – дип искә алып сөйләгән Кирилл Иванович.
Ул «Мәскәүне саклаган өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «Кавказны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», ә тыныч вакытта «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң колхоз рәисе, ферма мөдире, төзүчеләр бригадасы бригадиры булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та тик утырмаган, колхоз ихтыяҗы өчен арба-чаналар ясаган, аларны төзәткән.
Кирилл Иванович 74 яшендә вафат булган. Аксубайның православие зиратында җирләнгән.
Фото: Инзеровларның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев