Аксубай районыннан сугыш ветераны гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый
Фәйзрахман Минсабир улы Сабиров (Минеголов) 1925 елның 1 октябрендә Карасу авылында дөньяга килә.
18 яшендә фронтка китә, 2 нче Белоруссия фронты составында Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш аның өчен Суслангердагы өйрәнүләр үзәгендә башлана, ул анда танкларга каршы корал белән идарә итәргә өйрәнә.
Фәйзрахман Сабиров истәлекләреннән:
«Танкка эләгү, броньны тишү генә аз – экипажга яисә танкның мөһим өлешләренә эләктерергә кирәк иде. Без якынлашып килүче танклардан курка идек. Бары тик психикалары бозылганнарның гына курку хисе юк иде».
Сугышларның берсендә ядрә кыйпылчыгы яшь сугышчының аягын яралый. Шул рәвешле Фәйзрахман Минсабир улы госпитальгә эләгә. Тернәкләнеп чыкканнан соң, ул янә Белорус фронтына эләгә, анда элемтәче булып сугыша.
Бервакыт элемтә үткәргечен сузганда Фәйзрахман белән лейтенант мина сызгырып үткән тавышны ишетеп алалар һәм шартлау булачагын шунда ук аңлап алалар. Якташыбыз һәм лейтенант янәшәдәге чокырга чак сикереп өлгерәләр. Хезмәттәше Фәйзрахман Сабировны үзенең гәүдәсе белән каплый, мина шартлый һәм аларның икесе дә туфрак өеме астында кала.
Бәхетле очрак буламы, ә бәлки язмыш кушуы буенчадыр, эзләүче эт солдатлар исен сизеп ала һәм аларны бомба шартлаганнан соң ишелгән туфрак астыннан казып чыгара. Фәйзрахман исән кала, янә госпитальгә эләгә, ә лейтенант, бәхетсезлеккә каршы, һәлак була.
Дәваланганнан соң Фәйзрахман Сабиров Бобруйскта артиллерия инструменталь разведка мәктәбен тәмамлый һәм анда разведчик була.
Оныкларына ул үзенең берничә тапкыр үлем тырнагыннан котылып калуы турында сөйли. Муеннан салкын сазлыкта утырырга туры килгән вакытта да шулай була. Түзмичә, вакытыннан алда торып басканнар, хезмәттәшләре күз алдында немецлар тарафыннан атып үтерелә. Шуның нәтиҗәсендә Фәйзрахман Минсабир улы гомере азагына кадәр үпкәләре авырудан иза чигә.
Ул Висладан Эльбага кадәр һөҗүм итүләрдә катнаша, Кенигсбергны алган өчен медаленә лаек була. Сугышны Берлиннан 60 чакрым ераклыктагы Бранденбург шәһәрендә разведкада тәмамлый, тик Рейхстагта язу калдыра алмый. Бары тик 1948 елда, армиядән соң гына өенә кайта.
Фәйзрахман Минсабир улы сугыштан соң Чистай педагогия техникумын тәмамлый. Гильминур Исмәгыйль кызына өйләнә. Хатыны белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Пенсиягә чыкканчыга кадәр Карасу мәктәбендә рәсем сәнгате, сызым һәм хезмәт укытучысы булып эшли. Авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе була, парторг булып эшли, җыелышларда чыгышлар ясый, рәсем-бизәү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Кызганычка каршы, Фәйзрахман Минсабир улы, үпкәләре авыртып озак ятканнан соң, 1997 елда гүр иясе була. Балалары һәм оныклары хәтерендә ул үз Ватаны өчен көрәшкән каһарман, туган ягына кайткач гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган шәхес буларак истә калган.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев