Ә аңа фронттан исән-сау әйләнеп кайту насыйп була
Бөек Ватан сугышы елларында Федор Атряскин Югары баш командующий Иосиф Сталинның ике Рәхмәт хатына лаек була.
Безнең гаскәрләр һөҗүм иткәндә, Днепр аша Көнбатышка таба күчкәндә оператив рәвештә кичүне торгызган өчен һәм Березина өчен. Федор Атряскин фронтка 1941 елның сентябрендә алына. Кыска вакытлы саперлар курсларын узгач, Көнбатыш фронты составында Можайск, Вязьма, Смоленск, Витебск, Борисов, Молодечно, Каунас шәһәрләрен азат итү буенча канкойгыч сугышларда катнаша.
1945 елның язында Көнчыгыш Пруссия чигендә дошман оборонасын өзү һәм безнең гаскәрләрнең Германия территориясенә керүе гитлер Германиясенең тулысынча тар-мар ителүен аңлата.
Көнчыгыш Пруссия йөз еллар дәвамында немецларның сугыш учагы булган, анда тарихның төрле чорларында Россияне һәм дөньяны яулап алу буенча планнар әзерләнгән. Менә ни өчен немецлар командованиесе илнең бу өлешендә оборонаны ныгыту өчен берни дә кызганмый.
Дистәләгән еллар элек төзелгән, иске оборона корылмаларыннан файдаланып, гитлерчылар биредә утлы чаралар белән баетылган оборона төзиләр. Хәтта ул хәрбиинженерлык техникасының бөтен кагыйдәләре буенча ныгытылган булса да, уңышлы тар-мар ителә, һәм бу, чыннан да, Кызыл армиягә нинди зур көч куярга кирәк булуын һәм бу җиңүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә.
Федор Атряскинга һәм аның сугышчан дусларына мина кырларын һәм юлларны, кичүләрне, тимер юл станцияләрен, шәһәр урамнарын һәм йортларны минадан тәүлекләр буе зарарсызландырырга туры килә. Бу тәмугка тиң куркыныч эш була, сапер ике тапкыр ялгыша алмый, дип юкка әйтмиләр.
Чигенгәндә немецлар безнең саперларга шундый сюрпризлар калдыралар ки, аларның күбесенә Җиңү салютын күрү насыйп булмый.
...Ә Федор туган нигезенә исән-сау әйләнеп кайта. Аның күкрәгендә 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» һәм «Кенигсбергны алган өчен» медальләре балкый. Сугыштан соң да колхозда балта остасы булып эшләвен дәвам итә. Эштән курыкмый, бөтен көчен куеп эшли.
Балалары: тормыш юлын офицер һөнәре белән бәйләгән Степанны, мөгаллимлек һөнәрен сайлаган Василийны, кызлары Александраны һәм санитар булып эшләгән Зояны да эш сөяргә өйрәтеп үстерә.
Булдыклы гаилә башлыгы, бөтен тирә-якта балта остасы һәм мич чыгаручы буларак танылган Федор Данилович янына кешеләр киңәш сорап киләләр. Аның утары һәм ишегалды һәрчак карап туймаслык чиста, пөхтә була. Ул чакта, сугыштан соң, төрле сортлы алма, чия куаклары, крыжовник җимеш биргән зур бакчасы күзләрне иркәли. Оста хуҗа бал кортлары асрау белән дә шөгыльләнә. Ишегалдындагы мастерскоенда ул колхоз өчен арбалар, чаналар рәтли, авылдашларына өстәлләр, урындыклар, шкафлар ясый, ә юл аша капка каршында торган келәтендә гаиләсе өчен дә, мал-туар өчен дә җитәрлек ашлык саклана.
Атряскиннарның балалары да даими хезмәттә үсәләр. Педучилищеның өченче курсы шәкерте Степанны армиягә алганда, унсигез яшь тә тулмаган була. Башлангыч хәрби әзерлекне ул Мәскәү янындагы кече командирлар мәктәбендә уза. Ульяновск хәрби училищесына укырга кабул итүләре турында игълан ителгәч, беренче булып алына. Украинада, Белоруссиядә, Ерак Көнчыгышта, Балтыйк буенда хезмәт итә. Клайпедта запаска китә.
Тыныч тормышта да берничә тапкыр хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Үзенчәлекле хәрби хезмәт аның сәламәтлегенә начар йогынты ясый. Степан Атряскин 60 яшь тулгач бакыйлыкка күчә.
Федорның өлкән абыйсы Александр Данилович та укымышлы була. Аксубай авыл советын җитәкли һәм фронтка сугышның беренче көннәрендә үк үз теләге белән китә. Һәм Мәскәү янында барган һөҗүм итү сугышларында һәлак була. Александр Даниловичның улы Николай һәм кызлары – Наталья, Зоя, Нина барысы да мәгариф өлкәсендә дәүләт бүләкләренә лаек булып хезмәт итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев