Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Корбан бәйрәме белән!

Якшәмбе көнне барлык мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. -Бу мөселманнарның иң изге, иң бөек, көтеп алынган бәйрәме. -Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, кешеләргә карата игелекле булуны чагылдырган зур бәйрәм,- дип билгеләп үтә үзенең мөрәҗәгатендә районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. - Әлеге бәйрәмнең иң мөһим билгеләнеше-Аллаһыга якынаю шатлыгын тою, мохтаҗларга ярдәм итү...

Якшәмбе көнне барлык мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. -Бу мөселманнарның иң изге, иң бөек, көтеп алынган бәйрәме.

-Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, кешеләргә карата игелекле булуны чагылдырган зур бәйрәм,- дип билгеләп үтә үзенең мөрәҗәгатендә районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. - Әлеге бәйрәмнең иң мөһим билгеләнеше-Аллаһыга якынаю шатлыгын тою, мохтаҗларга ярдәм итү һәм бер-береңә шәфкатьлелек кылу.
Бу көнне табыннарга сый-нигъмәт куела, кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, ятимнәргә һәм мохтаҗларга корбан итен өләшәләр.
Безнең районда күпмилләтле халык күрше булып дус-тату яшиләр. Ислам дине күршеләр белән яхшы яшәүне хуплый. Шуңа күрә алар мөселманнардан бары тик яхшы мөнәсәбәт һәм изгелек кенә тоеп яшәсеннәр һәм әлеге бәйрәм бөтен халык өчен уртак бәйрәмгә әйләнсен иде.
Төрле милләт халкының толерантлыгы шуны күрсәтте, төп мәчетне үзгәртеп кору эшләрендә төрле милләттән булган иганәчеләр һәм меценатлар катнашты.
Корбан бәйрәме көнне район мөселманнары яңартылган мәчеткә аяк басачак.
Форсаттан файдаланып, мөселманнарга һәм район халкына тагын бер кат матди һәм башка ярдәм күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итәм. Быел үзәк мәчетне ремонтлау эшләрен тәмамларга телибез, ә киләсе елда территорияне тотып алырга, бүлмәләрдә һәм тәһарәт алу бинасында үзгәртеп кору эшләре үткәрергә планлаштырабыз.
Мөселман кардәшләр, сезнең Корбан бәйрәмендә китергән корбаннарыгыз, биргән сәдакаларыгыз Ходай Тәгаләгә барып ирешсен иде. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим.
Бәйрәм якшәмбе, 6 ноябрь көнне башлана. 7.20 сәгатьтә -иртәнге намаз, 7.40 та-вәгазь сөйләү һәм 8.20 дә бәйрәм намазы укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев