Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!

23 февраль-чын ир-егетләр бәйрәме белән ихластан тәбрикләүләр кабул итегез, диелә Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлавында. -Бу көнне без беренче чиратта кадерле сугыш ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны котлыйбыз. Сез дөньяда иминлек, тынычлык хөкем сөрсен өчен кулыгызга корал тотып Ватан өчен көрәшкә күтәрелдегез. Бу шулай ук Россия гаскәрләре традицияләрен...

23 февраль-чын ир-егетләр бәйрәме белән ихластан тәбрикләүләр кабул итегез, диелә Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлавында.


-Бу көнне без беренче чиратта кадерле сугыш ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны котлыйбыз. Сез дөньяда иминлек, тынычлык хөкем сөрсен өчен кулыгызга корал тотып Ватан өчен көрәшкә күтәрелдегез. Бу шулай ук Россия гаскәрләре традицияләрен дәвам итеп, төрле елларда үзенең ил алдындагы бурычын намуслы үтәгән ир-егетләр бәйрәме дә. Ир-егетләрнең, ата-бабаларның, хәтта малайларның кулларына корал алып дошманга каршы күтәрелүләре мәңгелек эз булып тарих битләренә язылып калды. Мондый канкойгыч вакыйгалар башка кабатланмасын, күк йөзе һәрчак аяз, кояшлы булсын иде. Ватанны саклаучыларга ихлас күңелемнән ныклы исәнлек, бәхетле гаилә тормышы, барлык эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев