Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Авылның киләчәге бар

Якшәмбе көнне Алексеевка һәм Федоровка авылларында яшәүчеләр Авыл көнен билгеләп үттеләр. Быел авыллар оешуга 91 ел булды. Бәйрәм итү өчен ике авыл арасындагы матур табигатьле алан сайлап алынды. Кунаклар арасында район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, Нурлат-Октябрь нефтебазасы директоры Касыйм Шәрәпов, Илмир һәм Айдар Хафизовлар , авыл кешеләре...

Якшәмбе көнне Алексеевка һәм Федоровка авылларында яшәүчеләр Авыл көнен билгеләп үттеләр. Быел авыллар оешуга 91 ел булды.


Бәйрәм итү өчен ике авыл арасындагы матур табигатьле алан сайлап алынды.
Кунаклар арасында район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, Нурлат-Октябрь нефтебазасы директоры Касыйм Шәрәпов, Илмир һәм Айдар Хафизовлар , авыл кешеләре - Николай Чернов, Иван Уламасов, Василий һәм Николай Селивановлар, Василий Калуков, Сергей Трубкин һәм башкалар бар иде.
Бирегә җыелганнарның һәркайсы мактауга лаек кешеләр, чөнки аларның барысы да - бүгенге көндә авылда яшәүчеләре дә, бәйрәмгә дип махсус атап кайтканнары да, үзләренең кече Ватаннарын үстерү, тагын да ямьләндерү өчен хезмәт куялар.
Әйтергә кирәк, Алексеевка авылында барлыгы 50 йорт, әмма ләкин анда бер генә искергән өй дә күрмәссең. Барысы да төзек, ачык төстәге буяулары белән үзләренә җәлеп итеп торалар. Федоровка авылындагы бер яки ике катлы коттеджлар да үзләренең архитектура үзенчәлекләре белән әллә кайдан аерылып, күзне иркәләп торалар. Мондагы җитеш тормышны күргәч, башка әллә эшсезлек һәм кризис дигән проблемалар биредән әйләнеп узалар микән дигән уй килә. Тик сере бик гади икән - бу авылларда бары тик эшчән, уңган, туган җирләре өчен янып-көеп яши торган кешеләр генә яши. Ир-атлары күктән бәхет төшкәнне көтеп ятмыйча читкә китеп эш эзләсәләр, хатын-кызлар ишегалды тутырып терлек-туар асрый. Ә авылда яңа йортлар төзелә икән, димәк, монда тормыш кайный, бала-чага тәгәрәп үсә.
-Бу җәннәт почмагына тиң җирләрне алга таба да үстерүгә безнең дә планнарыбыз бар, - дип билгеләп үтте сөйләшү барышында район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин. - Бүген Алексеевкага инвестор китерү, юл төзү турында сүз алып барыла, димәк, тиздән авыл халкы өчен эш урыннары да, хезмәт хакы да булыр, дигән өмет бар.
Элек-электән дус, тату яшәүче ике күрше авыл халкы үзләренең уртак бәйрәмнәре булуга сөенеп туя алмыйлар. Мул итеп әзерләнгән табын артына җыелышып, бергәләп үткәннәрне искә алу, киләчәккә планнар кору өчен менә дигән форсат бу. Җир эшләрен төгәлләп үзләренә Сабантуй уеннары, ярышлар, җыр-биюләр белән менә дигән бәйрәм оештырып, рәхәтләнеп күңел ачтылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев