Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылда калдым һәм яшим

Әтиләренең тәҗрибәсе балаларына бирелә

Авыл җирлекләрендә бөтен күңелләре белән туган җиргә тугры булган һәм тормышларын нык һәм зур хуҗалыктан башка күз алдына да китерә алмаган кешеләр яши әле.

Аларның хезмәт куюы нәтиҗәсендә авыл яши, ә авыл кешеләренең башкарыр эшләре һәм экологик яктан сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге бар. Урмандеевода һәр кеше диярлек шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Кемдер бары тик үз көченә генә исәп тота, шулай ук авыл хуҗалыгына ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларыннан, мәсәлән, дәүләт грантларыннан һәм субсидияләрдән файдаланучылар да бар. Кайбер авыл кешеләре өчен бу гаилә эшенә әверелә. Аларның биләмәләрендә күп тә түгел, аз да түгел, дистәләгән, йөзләгән гектар җир бар.

Валерий Семенов зур хуҗалыкны уңышлы алып бара. Ул заман белән бергә атларга тырыша, экспериментлар ясый, яңа технологияләр куллана. Аңа тормыш иптәше һәм балалары булыша. Семеновлар үз уңышлары турында күп сөйләмиләр. Алар бары тик туган як файдасына эшлиләр. Бу мөһим һәм кирәкле эшне башкару теләге әтиләреннән улларына, кызына күчкән.

Семеновлар гаиләсе башлыгы аграрийлар династиясенең һәм гаилә эшенең ничек башлануы турында сөйләде.

– Валерий Осипович, гаиләгез турында сөйләгез әле. Сез нинди уртак эш белән шөгыльләнәсез?

– Әти-әнием гомер буе кырда хезмәт куйдылар. Әти терлекчелек белән тыгыз бәйләнгән иде. Зоотехник булып эшләгәндә ул мине һәрчак үзе белән колхозларга алып бара иде. Әтиәниемнең эшен күзәтү миңа бик кызык иде. Әти белән әни миңа хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр, мин кечкенәдән малларны яратып үстем. Шуңа күрә булачак һөнәрем турында сорау килеп тугач, мин уйлап та тормыйча, Казан авыл хуҗалыгы институтын сайладым. Анда хатыным Светлана белән таныштым. Без ветеринария бүлегенең бер төркемендә укыдык. Беренче курстан соң өйләнештек, балаларыбыз дөньяга килде. Аның әти-әнисе зыялы кешеләр: әтисе – немец теле укытучысы, әнисе гомерен медицинага багышлаган. Светлана шәһәрдән авылга китәргә теләмәсә дә, мин аны үгетли алдым. Без юллама буенча минем туган якка кайттык. Мин моны бүген дә бу чын мәгънәсендә көчле мәхәббәт булган дип саныйм. Миңа гына түгел, шулай ук табигатькә дә. Хатыным күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләде. 1996 елда колхозлар таркалгач, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладык. Терлекчелек кырчылыктан башка була алмый. Хуҗалыкта барысы да үзеңнеке булу отышлырак та, яхшырак та. Терлек азыгы әзерләү өчен үсемлекләр, солы, күпьеллык үлән, арпа игәбез. 165 гектар җиребез бар, әмма киләчәктә, әлбәттә инде, тагын да киңәйтергә планлаштырабыз. Әлегә 200 гектарга кадәр, ә алга таба күз күрер.

– Сезнең гаилә авыл хуҗалыгы белән күптән шөгыльләнәме?

– Шәхси ярдәмче хуҗалык тоту безгә хатыным белән өч бала – Оксана, Артем һәм Евгенийны үстерергә һәм укытырга ярдәм итте. Алар кечкенәдән үк кул хезмәтен һәм ипи тәмен беләләр. Язгы кыр эшләре вакытында чәчүдә булдылар, җәй җитү белән печән әзерләштеләр, көзен уңыш җыйдык, ә кышын хуҗалык алып баруда ярдәм иттеләр, малларны караштылар. Алар инде күптән үз гаиләләре белән яшиләр, әмма гаилә эшен ташламадылар. Оксана Чистай шәһәрендә яши, көн саен авылга эшкә килә. Артем әлегә гаиләсе белән Чуашстанда. Безнең белән янәшәдә Женя гына. Ул тормыш иптәше белән Казаннан кайтты. Кече ватанның тарту көче көчлерәк булып чыкты. Аларның һәркайсы үз урынын тапкан, үз юнәлешләре белән мәшгуль. Кыз бухгалтерлык исәбен алып бара, өлкән улыбыз юридик як белән шөгыльләнә, ә кечесе авыл хуҗалыгы производствосының яңа идеяләре, продукция сату өчен җавап бирә. Юбилейга Артем миңа тай бүләк итте. Атлар минем өчен – барысы да. Ул чакта бу юнәлештә үз фермер хуҗалыгын үстерү яхшы булыр иде, дип уйладым. Гаилә идеяне хуплады. Барыбыз бергә эшлибез: бер казанда кайныйбыз дияргә була. Терлекләрнең баш саны елдан-ел арта бара. Оксана сөт хуҗалыгын бик ярата. 2021 елда ул «Агростартап» бәйгесендә грант отты. Бу акчага ферма төзи башладык, сыерлар сатып алдык. Артем исә үз бизнес-проектын уңышлы яклады һәм 2022 елда ат үрчетүне үстерүгә грант отты. Безнең ат абзарында йөзгә якын нәселле ат бар. Кайчандыр Гарәп атларын да, спорт максатларында тоттык. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый токымнар белән җитдирәк шөгыльләнергә кирәк. Без атларны махсус ипподромга җибәрдек.  Чөнки атның тыңлаучан булуы өчен, аның белән көн саен шөгыльләнергә кирәк бит. Атлар тоту – зур чыгымнар сорый торган мавыгу. Шуңа күрә хәзер, нигездә, ит юнәлешендәге ат токымнарын үрчетәбез. Киләчәктә ит эшкәртү цехын оештыру, әйтергә кирәк, циклны тәмамлау планлаштырыла. Бөтен гаилә эшләгәндә – бик тә яхшы. Оныклар да гаилә эшенә актив кушылалар. Олысы инде кыр эшләренә ашкынып тора. Артемның кызы Чуашстанда ат спорты буенча спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Ул атларны бик ярата, аларны ашата, эчертә, тәрбияли. Кайчагында безгә эшчеләрне ялларга да туры килми. Мәсәлән, узган ел хуҗалык белән үзебез генә мәшгуль булдык. Улларыбыз тракторда, кияү алар белән. Хәтта кече оныгыбыз да ярдәм итәргә тырышты. Әни һәм әби белән безне ашатып-эчертеп торды, эшләребез белән кызыксынды. Без бердәм принцип белән яшибез. Мин балаларга, эшкә алындыгыз икән, бөтен күңелегезне бирегез, дип һәрдаим әйтә киләм. Сайлаган эшкә күңелеңне бирмисең икән, берни дә барып чыкмаячак.

– Ни өчен гаилә эшен саклап калу мөһим?

– Хәзерге вакытта булган хуҗалыкны мин үз кулларым белән булдырдым, ул миңа якын. Бервакыт мин, бөтен бизнесны сатам, шәһәргә китәм һәм башкалар кебек үк бернинди мәшәкатьсез яшим, дип уйлаган идем. Ә миңа балалар: «Әти, сиңа кызганыч түгелме? Син гомер буе моңа омтылдың, булдырдың, ә хәзер барысын да ташларга әзерме?  Без бит һәрвакыт синең янәшәңдә», диделәр. Ул чакта мин үз тормышымны, гаиләмне ничек яратуымны аңладым. Мин аңа рәхмәтле. Балаларның мине хуплавына, үз фикерләрен белдерүләренә мин бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев