Петрушковларга санкцияләр дә куркыныч түгел
Быелгы сезонда фермерлар тагын да күбрәк уңыш алырга һәм район халкын яшелчәләр белән тәэмин итәргә ниятлиләр.
Россиянең мактаулы фермеры Геннадий Петрушковлар гаиләсен районда читтән килүчеләр генә белмидер, мөгаен. Бу искиткеч тыйнак һәм хезмәт сөючән кешеләр кече ватаннары Иске Үзи авылына 1990 елда әйләнеп кайталар. Баштагы мәлдә умартачылык белән шөгыльләнәләр, аннары теплицаларда сату өчен үсентеләр, помидор, кыяр, чәчәкләр үстерүгә алыналар.
Гаилә башлыгы – Геннадий Николаевич үсемлекчелек белән яшь чагында ук мавыга. 1981 елда ул, авылдашларын гына түгел, әтисендә дә аптырашта калдырып, Иске Үзидә беренче теплица төзи. Әмма үсемлекчелек белән шөгыльләнү идеясен калдырырга туры килә. 1983 елда авылдашы Галинага өйләнә. Яшьләр Прибалтикага китәләр, ул – балык ыслау заводында, хатыны тәрбияче булып эшли.
Гаилә башлыгының әтисе вафат була һәм мирас булып умартачылык кала. Алар кече ватаннарына әйләнеп кайталар.
– Умартачылык белән җитди шөгыльләнә башладым, 100 умарта күче үрчеттем, бал табыш китерде, тик вакытлар узу белән аның бәясе төште. Авылда эш юк, ничек тә яшәргә кирәк иде. Мин үгезләр дә асрап карадым, гаилә белән теплица төзергә килештек, – дип искә алды Геннадий Николаевич.
2013 елда Петрушковлар беренче зур теплица булдыралар. Тәҗрибә дә, аны алыр кеше дә булмый. Тәвәккәлләп орлык чәчәләр. Үзләренең беренче эш сезонын беркайчан да онытмаячаклар – апрельдә бар да туңа, әмма помидор тамырдан үсеп китә һәм моңарча күрелмәгән уңыш бирә. Геннадий Петрушковны кыю рәвештә «Мичурин», «Кулибин» дип атарга була. Теплицаларны ул үзе төзи.
– Мин поликорбанаттан баш тарттым. Каркаска ике катлы итеп пленка тарттырам, 10 тапкырга арзанрак, ә хезмәт итү срогы бертөрле. Вакуум ярдәмендә ул җылыны тота. Урамда минус 25 градус булганда, теплицада 10 градус җылы була. Мин ел әйләнәсе яшелчә үстерү яклы түгел. Кышын кибет киштәләрендәге помидор беркемгә дә ошамый, алар тәмсез, нитратта үстерелгән. Теплица сезонын февраль аенда ачабыз – районны үсентеләр, аннары яшелчәләр белән тәэмин итү өчен, чәчәкләр, помидор, кыяр утыртабыз. Күрше районнарда да үз сатып алучыларыбыз бар, – дип уртаклашты Геннадий Николаевич.
Петрушковлар теплица өчен җирне бары тик кайтарылганны гына кулланалар, аның составында кара туфрак биштән бер өлешне генә тәшкил итә, нигездә торфтан тора – ул йомшак һәм һаваны яхшы үткәрә. Үсентеләр үстерүнең башка серләре дә бар: чәчәкләргә, мәсәлән, тамчылар һәм кояш нурлары турыдан-туры эләкмәскә тиеш, шуңа күрә теплицаларның ян-яклары каплана, ә помидор, киресенчә, яктылыкны ярата.
Тамчылап сугару өчен шлангларны да ел саен сатып алырга кирәк – югыйсә, үсентеләр авырый башлый. Без фермерлар янында февраль аенда булдык – теплицаларда лаләләр чәчәк ата иде, аларны кистеләр, төрделәр һәм суыткычка урнаштырдылар. Әкияттә генә умырзаялар бер төн эчендә чәчәк ата, ә чынбарлыкта алар акрынлап чәчәк ата һәм аларны февральдә үк кисә башлыйлар.
Базарга үсентеләр сатарга чыккач, Геннадий Николаевич үз тәҗрибәсен сатып-алучылар белән дә уртаклаша. Үсентеләр сату һәм табыш алу гына түгел, үсенте утыртканда авырмасын, үсеп китсен һәм уңыш бирсен өчен, сатып-алучыга киңәшләр дә бирергә кирәк, дип саный ул.
Узган ел аксубайлыларның бакчаларына бөҗәкләр һөҗүм итте – фермерга, “табибка” барган кебек, киңәшләр һәм дарулар сорап килгәннәр.
– Кайчандыр миңа да ярдәм иттеләр. Мин эшемне күз йомып башладым дияргә була. Үз вакытында Нурлат районында яшәгән туганым Юрий Терентьев мине, Самара өлкәсеннән теплицалар белән шөгыльләнгән фермер белән таныштырды. Без аның белән бүген дә дус. Хәтта туганнарым да, янәсе кышын үсентеләр үстерү ахмаклык, акчаны җилгә очыру гына дип санап, минем бу эштән баш тартуымны үтенделәр.
Эшемне башлаганда миңа район башлыгы Камил Гилманов та ярдәм итте. Син, экологик яктан чиста продукция үстереп, тулы нәтиҗә белән эшлисең икән, синең көндәшләрең булмаячак, сатып-алучылар да һәрчак бар, – дип ышаныч белән сөйли Геннадий Николаевич.
Дәүләттән грант ярдәме зур файда була. Аның ярдәмендә фермер хуҗалыгын киңәйтә. Бүген Петрушковларның – биш теплицасы бар, алар ярты гектар җирне били. Теплицаларда помидор гына ун мең төпкә якын үстерелә, сезонда көненә 350шәр, ә кайчакта 600 килограммга кадәр помидор, 150 килограммга кадәр кыяр җыеп алалар.
Әлбәттә мәйданнарны киңәйтү өстәмә эшче куллар да таләп итә. Шуңа күрә Геннадий Николаевич үзенең эшкуарлык эшенә хатыны Галина Андреевнаны гына түгел, шулай ук Казаннан Иске Үзигә яшәргә кайткан кызларын да җәлеп иткән.
Кызлары Любовь һәм Людмила чәчәкләр үстерү белән җитди мавыкканнар – алар экспериментлар ясыйлар, яңа сортлар утырталар, базар ихтыяҗын өйрәнәләр.
– Казанда мин коммерция структурасында эшләдем, шуңа да практика ярап куйды – килешергә, бәяләр билгеләргә, сөйләшүләр алып барырга проблема юк, – дип сөйли Люба. – Авылга кайтуыма бер дә үкенмим. Бүген авылда юллар да, газ да, су да, мунча да бар. Шартлар шәһәрнекеннән яхшырак та хәтта. Тырыш, уйлап тап, акча эшлә.
Икенче кызы Людмила да авылга яшәргә кайтулары белән бәхетле. Ире Сергей белән алар да дәүләт ярдәме алганнар, шулай ук фермерлар, теплицалар төзеп грант алганнар. Остазлары да янәшәдә генә.
– Күпчелек дусларым мине хупладылар, авылда балаларга да иркен, һава да чиста. Ә акча эшләп табу өчен – шәһәрдә дә тир түгәргә кирәк. Кемгәдер эшләгәнче, үзеңә эшләвең мең өлеш яхшы, – ди Сергей. – Кечкенә кызыбызга җәен өч яшь тула, эштән китәчәкмен – университетны тәмамлаганнан соң мин авиация заводында инженер-конструктор булып эшләдем. Гомерлеккә авылда калырга ниятлибез.
Петрушковларның өченче кызы әлегә шәһәрдә яши. Шулай ук ул да чәчәкләр белән мавыккан һәм чәчәкләр кибете ачкан. Петрушковлар гаиләсендә иртә кыш көне – сәгать биштә, җәен дүрттә башлана. Соң яталар, йә тартмалар, яисә яшелчәләр җыялар, ә кышын мич сүнмәсен өчен чиратлап күзәтәләр – температура төшә икән, лалә шунда ук “башын ия”. Бүгенге вакыйгалар яктылыгында Петрушковлар быел яшелчә уңышын тагын да күбрәк алу өстендә эшләргә ниятли. Һәм Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре халыкны үз продукциясе белән тулысынча тәэмин итә һәм ашата ала, дип ышандыралар.
Аларга бернинди санкцияләр дә куркыныч түгел. Петрушковларның үз принцибы да бар – алар продукцияне күпләп сатмыйлар, бәяләр аркасында гына да түгел.
– Безнең гаилә бизнесында иң мөһиме – табыш кына түгел, ә без кешеләргә бүләк иткән хис-тойгылар да. Яз көне базарга чәчәкләр белән чыккач тагын күпме шатлыклы хисләр кичерәбез – кешеләр шатланалар, сайлыйлар, киңәшләшәләр, – ди Любовь Петрушкова. – Ә районда безнең күпме игелекле дусларыбыз – сатып алучыларыбыз барлыкка килде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев