Һөнәр – кешеләрне дәваларга
Иске Ибрай амбулаториясе хезмәт күрсәтү зонасына ике торак пункт керә – Иске һәм Яңа Ибрай авыллары.
Ике ел элек Иске Ибрай авылында сәламәтлек саклау учреждениесенең яңа бинасы ачылды. 1936 елда авылда беренче амбулатория ачылу белән, Иске Ибрай медицина хезмәткәрләре һәрвакыт үз эшләренең осталары булалар. Белгечләр турындагы хәбәр еракларга тарала һәм бүгенге көнгә кадәр бирегә ике авыл гына түгел, якын-тирә Алексеевск, Сергеевка, Иске һәм Яңа Үзи, Иске һәм Яңа Тимошкино, Иске һәм Яңа Кыязлы авыллары һәм хәтта күрше районнар халкы да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә.
Амбулаторияне табиб-стоматолог Дамир Таһиров җитәкли. Дамир Хәмзин улының эш стажы 38 ел. Туган авылына ул ординатураны тәмамлаганнан соң 1984 елда кайта.
– Кайда туган, шунда кирәк тә булгандыр, мөгаен, – дип шаярта табиб. – Стоматологияне монда, авылда нульдән башладым дияргә була. Шәһәргә китү перспективасы бар идеме? Әлбәттә, бар иде. Хәер, кулымны йөрәгемә куеп шуны әйтә алам: хәзерге хезмәткәрләрнең һәркайсы үз эшендә профессионал һәм шәһәр клиникаларында карьера ясый алыр иде. Әмма без авыл кешеләренә кирәгрәк. Район үзәгенә кадәр кырык километрга якын ара. Район үзәгенә бары тик авыр чирлеләрне һәм бала табучы хатын-кызларны гына җибәрәбез. Ә калганнары ничекме?
Иске Ибрай амбулаториясе ике ел элек, Республика көнендә, авыл җирлекләрендә халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү республика программасы һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында файдалануга тапшырылды. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Беренче карашка бик үк зур булмаган дәвалау учреждениесенең яңа бинасында, стоматология кабинеты белән бергә баш табиб кабинеты (баш табиб аерым кабинеттан принципиаль рәвештә баш тарткан), гомуми практика табибы, физиотерапия, фельдшер-акушерлык кабинетлары, лаборатория, 11 урынга исәпләнгән көндезге стационар урнашкан, анда бер үк вакытта дүрт пациент дәвалану ала.
Хәзер, яңа амбулатория эшли башлагач, баш табиб өстәмә өч кабинет – тар белгечлек табиблары, әйтик, педиатр, теш технигы һәм УЗИ кабинетлары турында хыяллана. Чөнки иске амбулаториядә үз вакытында хәтта операцияләр ясау блогы да була, көненә ике-өч операция ясаганнар.
Медицина персоналы яңа амбулаториянең районда иң яхшы җиһазлар белән җиһазлануына сөенеп туя алмый һәм дөрес диагноз кую өчен кирәкле УЗИ аппаратын өметләнеп көтә. Тагын шунысы игътибарга лаек, беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында Аксубай район үзәк хастаханәсе федераль бюджет хисабына амбулаториягә яңа автомобиль тапшырды. Моңа кадәр биш ел дәвамында биредә бөтенләй транспортсыз эшләделәр. Хәзер авылдан авыр чирлеләрне район үзәгенә, ашыгыч ярдәм машинасын көтмичә, үзләре алып киләләр.
Иске Ибрай амбулаториясендә, һич арттырусыз, районның иң яхшы гомуми практика табибларының берсе – Галимҗан Минугулов эшли. Пандемия чорында, яңа вирусның этиологиясен әле ахырына кадәр белмичә, ул авыл халкын коткару өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Үзе дә каты авырды, могҗиза белән генә исән калды.
Галимҗан Гомәр улы үз карьерасын Алексеевск районы үзәк хастаханәсендә хирург булып башлаган, 1997 елда кече ватанына әйләнеп кайткан, 2008 елга кадәр гамәлдә булган тәүлеклек стационарда эшләгән, дәвалау табибы булган. 2005 елдан Галимҗан Минугулов – гомуми практика табибы.
– Нигездә көнгә 15-20 пациентны кабул итәбез. Стандартлар буенча бер авыруга 15-20 минут вакыт бирелә. Кайвакыт кабул итү сузыла. Коронавируска бәйле хәл тотрыклылангач, авыручылар саны кимүгә, барысы да үз даирәләренә әйләнеп кайтты – кабул итүгә күбрәк бил, умыртка бүсерләре, остеопороз авырулары булган пациентлар килә. Авыл кешесе, үзен кызганмый, авыр эш башкара, авыр күтәрә, – дип шәрехләде табиб, чираттагы пациентның карточкасын тутырып.
Чиратта торучы пациентлар белән дә, авыл кешеләре белән дә аралаштык, алар бертавыштан, табиб беркайчан да ярдәмнән баш тартмый, диделәр.
Амбулаториянең медицина хезмәткәрләре турында да җылы сүзләр генә әйтелде. Аларның сүзләренә караганда, табиблык амбулаториясенең төп
кыйммәте – аның хезмәткәрләре.
Гомуми практика табибына ике шәфкать туташы беркетелгән. Руфия Хамәтшина һөнәре буенча 27 ел эшли. Коллектив аның ничек палата, аннан балалар шәфкать туташы булып эшли башлавын хәтерли. Һәм менә 19 ел инде хезмәттәше Гөлсирә Мифтахова белән бер-берсен аңлап эшлиләр, анысының да хезмәт стажы чирек гасыр тәшкил итә, гомуми практика табибы шәфкать туташы булып эшли.
24 ел акушер булып Җәмилә Абзалова хезмәт куя. Гомумән алганда, авыл буенча бер ел эчендә исәпкә нибары бер йөкле хатын-кыз басуына карамастан, хатын-кыз сәламәтлеге – яшь әни яисә олы яшьтәге хатын-кыз булсынмы – алар һәрчак аның сизгер контроле астында.
Сәлимә Таһирова 39 ел лаборантка булып эшли. Беренче тугыз елын шәфкать туташы булып эшләгән, тик соңыннан анализлар клиникасы белән мавыккан һәм бу белгечлеккә чын-чынлап гашыйк булган. Аның карамагында булган төп җиһаз – микроскоп, бу гомуми һәм клиник анализны гына карарга мөмкинлек бирә, биохимиягә анализларны районга җибәрәләр.
Фәридә Әхмәтҗанова – физкабинет шәфкать туташы, медицина оешмасында хезмәт стажы – 33 ел. 19 ел тәүлек буе эшли торган стационарда палата шәфкать туташы, гомуми практика шәфкать туташы булып эшли. Физиотерапия кабинеты аеруча өлкән яшьтәге гражданнар өчен кирәк. Фәридә, яңа амбулатория ачылгач, кабинетта кирәкле бөтен нәрсә – ингалятор, Дарсонваль, ультрофиолет, ультратерапия аппаратлары, электрофорез һәм башка җайланмалар пәйда булды, дип горурланып сөйли. Шуңа күрә пациентлар агымы ел әйләнәсе туктамый.
Стоматология кабинеты шәфкать туташы Нәсимә Ризванова теш табибы шәфкать туташы булып эшләү белән бергә, көндезге стационарда да эшли. Аның медицина стажы әлегә барысыныкыннан да кимрәк – 20 елга якын, тик ул да тәҗрибәле медиклар арасында.
Амбулаториядә чисталык һәм тәртипне Гөлсинә Ибраһимова күзәтеп тора. Аны коллективның әнисе дип әйтергә була, чөнки ул барысына да җылы мөнәсәбәте һәм кайгыртучанлык белән карый. Эштә дә, үтемле киңәшләре белән дә ярдәм итә.
Амбулатория персоналы Җәүдәт Әбраровны иң яхшы машина йөртүче дип ышанычлы әйтә, ул кемгә кая кирәк, шунда алып бара, амбулатория территориясен дә тулы тәртиптә тота.
Иске Ибрай табиблык амбулаториясендә булып, шуны кыю рәвештә әйтергә була: биредә Россия Федерациясе Президентының сәламәтлек саклау һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендәге инициативалары чын-чынлап тормышка ашырыла. Шуның аркасында Иске Ибрай авылында сыйфатлы медицина ярдәме дә кешеләргә якынайды, дип ышанып әйтергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев