Хуҗалык тоту – яшәү рәвеше
Газинур Хөснетдинов өчен ферма – тулы көч-куәт таләп итүче эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше дә.
Ни өчен авылларда мал-туар асрарга, бигрәк тә авыл хуҗалыгы терлекләре үрчетү буенча үз эшен ачарга барысы да ашкынып тормый? Гәрчә, үз эшләрен башлаган фермерлар да, гаилә фермасы турында хыялланучылар да дәүләт ярдәме кысаларында грантлардан файдалана ала. Шулай ук терлек азыгы сатып алуга субсидияләр дә бүлеп бирелә.
Чөнки крестьян хуҗалыгы һәр көнлек тырыш хезмәт һәм даими игътибар таләп итә, шуннан башка нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Ә нәтиҗә теләсә кайсы фермер хуҗалыгының ахыргы максаты булып тора.
Шуңа күрә авылда тумыштан Ходай туган җиргә мәхәббәт һәм зур хезмәт сөючәнлек салган кешеләр генә кала. Алар – үз туган төбәкләренең чын патриотлары дип әйтү һич арттыру булмас. Карасудан фермер Газинур Хөснетдинов кебек, республиканың, тулаем илнең авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә ярдәм итеп, безнең өстәлләребезгә иң кирәкле ризыкларны куялар алар.
– Үз эше белән шөгыльләнүче кеше тормышында бәйрәмнәр дә, яллар да юк, чөнки аны үзагымына куеп булмый, – ди фермерның хатыны Альбина Хөснетдинова. – Үз эше булган кеше, кул кушырып утыра алмый. Шул ук вакытта хуҗалыкта эшләүгә безнең бөтен гаиләбез җәлеп ителгән. Гаилә тотрыклы табыш алсын өчен, балаларга да физик көч куярга туры килә. Өлкән кызлар иртә белән мәктәпкә киткәнче дә, кич белән дә терлекләр эчерергә булышалар, корт-кошларга җим салалар. Җәйге чорда барысы да печән әзерләүдә, бакчада эшли. Моның плюсы да бар – алар муллыкның хезмәттәге казанышларга бәйле булуын күрәләр.
– Кайчагында, бигрәк тә кичләрен, барысын да ташлап, нормаль кешеләр кебек яшисе килгән вакытлар да була, – дип сөйли гаилә башлыгы Газинур Вәлетдин улы. – Тик яңа көн тугач кичәге проблемаларның алай ук хәл ителмәслек түгеллеген тоясың.
Сүз уңаенда, әниләре вафатыннан соң, ирле-хатынлы Хөснетдиновлар барысын да ташлап, шәһәргә китәргә карар итәләр. Гаилә башлыгы Түбән Камада яхшы эш тә таба. Тик Альбина, барысын да тагын бер кат үлчәп, “китмибез”, дип кырт кисә.
– Куйган хезмәтебез, хуҗалык жәл булды, – дип сөйли Альбина. – Балалар да авылда, табигать кочагында үсәргә тиеш.
Хөснетдиновларның зур гаиләсендә өч кыз һәм ике ул тәрбияләнә, өлкәне вакытлы хезмәттә. Өй хуҗабикәсе – шәһәр кызы. Газинур белән танышканчыга кадәр Альбина Чистай сәгать заводында эшли һәм, әйтергә кирәк, сыерларны, үзе әйтмешли, авылда туганнарында гына күрә.
Газинур шәхси эшмәкәр буларак, унбиш елдан артык эшли инде. Хуҗалык үсә, җәелә, нәтиҗәләр дә бар.
Авыл хуҗалыгы бизнесында авырлыклар аз түгел. Бәхеткә, фермер билгеләп үткәнчә, ул быел сөт көтүен арттыруга ирешкән. Бүген фермер хуҗалыгында егерме башка якын югары продуктлы сыер бар. Сүз уңаенда, голштино-фриз токымын швед токымы белән кушылдырып, нәселле терлекләр үрчетү белән үл үзе шөгыльләнә.
Кредитлар алырга тырышмый. Грант буенча алынган 200 мең сум акчаны ферма корпусын төзү өчен тоткан. Бу акча гына җитмәгәч, «Киа» автомобилен сата. Төзелештән калган акчага кулланышта булган «Нива» машинасы сатып ала, тик бу автомобильне дә сатарга туры килә. «Беларусь» тракторы – Газинурның ”яшьтәше”.
– Кызганыч, трактор сатып алу өчен кредит бирелми, – ди әңгәмәдәшебез. – Бирсәләр яхшы булыр иде. Ярый әле, минем тракторга запас частьларны әлегә районда табарга була.
Хөснетдиновлар беренчел кирәкле товарларны, нигездә, «сөт» акчасына сатып алалар. Бер килограмм чимал өчен кайда күбрәк түлиләр, сөтне шунда тапшыралар. Аларның ит сатып алучы даими клиентлары да бар, аларның бер өлеше итне тушы белән сатып ала.
Бүгенге санкцияләр шартларында фермер үзен ничек хис итә, дигән сорауга Газинур болай дип җавап бирде:
– Мин аларны берничек тә сизмим. Авырлыклар турында сөйләүчеләр арттыралар дип уйлыйм. Без, Аксубай фермерлары, кирәкле, өстәвенә сыйфатлы продукция белән район халкын гына түгел, республиканы да тәэмин итәргә сәләтле, дип әйтер идем. Өстәвенә, дәүләт бүген дә шәхси эшкуарлыкны үстерүгә, фермер хуҗалыкларына һәм крестьян ярдәмче хуҗалыкларына алга таба да ярдәм итү программаларын эшли.
Киләчәккә планнарга кагылышлы сорауга фермер:
– Тырышабыз, эшлибез, артка юл юк инде. Бары тик алга гына, хуҗалыкны алга таба үстерүгә, – дип җавап бирде. – Балалар үсеп килә һәм без, ата-ананың бурычы – аларга һөнәри белем алуда ярдәм итү. Алар да, безнең кебек үк, яраткан эш белән шөгыльләнсеннәр иде. Яраткан эш белән шөгыльләнү кешегә үзен бәхетле хис итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев