Ипи тәмен бала чагыннан ук татып үсә
Яңа Ибрай авылыннан Салават Насртдинов 2022 елда «Татарстан Республикасында иң яхшы ярдәмче хуҗалык» республика бәйгесе җиңүчеләре арасына керде.
Аңа нибары 23 яшь, ә ул терлекчелекне алып баруда җитәрлек тәҗрибә һәм күнекмәләр туплаган инде. Ул Иске Ибрай урта мәктәбен тәмамлаган, агросәнәгать көллиятендә белем алган, армия сафларында хезмәт итеп кайткан.
Кулына диплом алгач, ул да бик күпләр кебек үк, шәһәрдә калып, абруйлы эш таба алган булыр иде. Ыгы-зыгылы, бөкеле шәһәр тормышын үз итмичә, егет туган авылына кайтып үзенә эшләүне кулайрак күрә.
– Шәһәрдә укыдым, андагы шаушулы тормыш минем өчен түгел, – ди ул. – Монда күкрәк киереп саф һава сулыйсың, барысының да синең ничек эшләвеңә бәйле булуын беләсең. Мин авылда калдым һәм бер дә үкенмим.
Салават бала чагыннан хезмәт белән тәрбияләнеп үсә. Әти-әнисе гомерләре буена зур хуҗалык тоталар, аларга булышып, ул крестьян эшенең асылына төшенеп үсә. Һәр авыл гаиләсендә кечкенәдән үк, өйдә муллык, өстәлдә ипи һәм башка ризык җитәрлек булсын өчен, иртәдән кичкә кадәр эшләргә кирәклеген беләләр.
Йорттагы хуҗалык эшләре дә барысына да бүленә. Ипи тәме менә шулай беленә. Гаиләнең барлык әгъзалары уртак табышка үз өлешен кертә. Салаватның авыр хезмәттә таяныр кешеләре бар – әти-әнисе, энесе (апасы шәһәрдә яши). Барлык эшләрне дә вакытында башкарып өлгерү өчен иртәнге сәгать 3 тә, 4 тә торырга кирәк. Мондый эш ритмына һәркем дә түзә алмый.
2020 елда Насртдиновлар хуҗалыгы мини-ферма төзүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга дәүләттән 400,0 мең сум күләмендә субсидия алган. Ул вакытта хуҗалыкта 8 сыер була. Ике ел узган, бүген гаилә көтүендә 14 сөтлибәкә бар. Моннан тыш, хуҗалыкта сарыклар, бозаулар да асрала. Малларны көтү өчен заманча ысул – электр көтүе кулланыла. Ул хуҗалар өчен бик уңайлы: урынны билгелиләр, чыбыкны урнаштыралар, терлекләр артыннан куып йөрисе юк, алар беркая да китми, тыныч кына ашап йөри. Сыерларны саву аппараты белән савалар. Насретдиновлар көн саен 250 килограммнан да ким сөт тапшырмый.
Терлекләр өчен азыкны үзләре үстереп, әзерлиләр. Моның өчен үз участоклары, кирәкле барлык техника: трактор, асылмалы туфрак эшкәртү агрегатлары, чапкыч бар. Салават практика вакытында үсемлекчелек тармагын да үзләштергән, барлык авыл хуҗалыгы техникалары белән дә оста идарә итә.
Терлекчелек һәрвакыт киеренке эш белән бәйле. Яздан иң кызу чор башлана. Кышын бар игътибар терлекләргә бирелә, ә җәйге чорда барысына да өлгерергә кирәк. Республика бәйгесенең төп критерийларының берсе – шәхси ярдәмче хуҗалык күрсәткечләрен планлы рәвештә арттыру. Насртдиновларның барлык күрсәткечләре дә арта бара. Салаватның киләчәккә дә планнары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев