Бары тик туган-үскән җирдә генә яшисе килде
Заря поселогында яшәүче Чабаксар участок урманчылыгының урман мастеры Владимир Львов кече ватанында яши, эшли һәм үз язмышыннан канәгать.
Вакыт сынамышлары бик үк уңай түгел: хәтта зур авылларда да урамнар сирәгәя, ә кечкенә торак пунктлар турында сөйләп тә торасы юк. Кешеләр яшәү өчен яхшы шартлар эзли, үз тамырларыннан аерыла, яшьләр күпчелек очракта каладагы тормышны үз итә. Әмма авыл яши, төзекләнә, кече ватанын ихлас яраткан һәм аңа тугры булган кешеләр хисабына яхшыга омтыла. Андыйлар арасында Заря поселогыннан Владимир Львов та бар.
Львовлар гаиләсендә дүрт ул һәм өч кыз тәрбияләнеп үскән. Әтиләре Дмитрий Максимович 33 ел Чабаксар участок урманчылыгында урман кисүче булып эшләгән. Елның теләсә кайсы фасылында, теләсә нинди һава торышында эшкә барган. Ул эштә тәртиплелек һәм намуслылык үрнәге булган. Аны урманчылар коллективында да, поселок халкы да яхшы сүзләр белән генә искә алалар.
Владимир, Чабаксар участок урманчылыгының җаваплы хезмәткәре булыр алдыннан үзен башка төрле һөнәрләрдә сынап карый. Савгач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Аксубай һөнәри техник училищесында белем ала. Штукатур-маляр һөнәренә колхозда ихтыяҗ булмый, яшь белгечне игенчелек тармагына билгелиләр – практикага Казахстанга бөртекле культуралар җыярга җибәрәләр. Ул авыр игенче хезмәтен иге-чиге булмаган Казахстан басуларында татый. Ул вакытка егеткә 18 яшь тула, урып-җыю эшләре кызу темп белән дәвам итә, ә монда чакырылыш кампаниясе башлана. Хәрби комиссариат чакыруы буенча эшне калдырырга, армиягә китәргә повестка алу өчен районга әйләнеп кайтырга туры килә.
Егет Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә кинолог булып хезмәт итә (әтисе һәм кече абыйсы кебек).
Армиядән соң колхозда, аннары урман кисүчеләр бригадасында эшли. Үзенең булачак тормыш иптәшен күрше Тарханка авылында очраклы рәвештә очрата – Ирина Баулыдан әбисенә кунакка килгән була. 2000 елның 25 февралендә туй ясыйлар.
Хезмәт юлын Владимир Аксубай урман хуҗалыгында дәвам итә, яшь гаилә район үзәгенә күченеп килә, торакка түләп яши башлый.
– Барысы да яхшы иде, җитештерү участогында эшләдем, кызыбыз туды, әмма эчке канәгатьлекне тоймадым, туып-үскән җирдә яшисе килде, – дип искә алды Владимир.
Өлкән кызларына бер яшь булганда Заряга әйләнеп кайталар. Үзәктән еракта урнашкан кечкенә авылда, бала белән яшәү шартлары яхшы булмый – кибет, даруханә, медицина пункты, бер сүз белән әйткәндә, район үзәгендә күнегелгәннәрнең берсе дә булмый. Шуңа да карамастан, барлык авылдашлары кебек үк, барысына да күнегәләр. Берничә елдан Львовлар кече ватаннарына кайтып яши башлаган иске йорт урынында бүрәнәдән яңа ике катлы өй җиткезәләр.
– Йорт төзү эшләрендә туганнар, авыл халкы ярдәм итте, – дип сөйли Ирина. – Монда халык бердәм, игелекле, бер-берсенә ярдәмчел.
Өй төзегән вакытта, Владимирның бала чагыннан ук исендә булган юкә агачын кисмичә калдыралар. Ул бүген өй янында биек булып үсеп тора, аңа өч сыерчык оясы урнаштырганнар, алар кошларның очып кайтуын көтә.
Шушы ук урамда аның әнисе Лариса Сергеевна кече энесе Николай гаиләсе белән яши. Туганнарның янәшәдә булуы зур бәхет.
Владимир – дүрт бала атасы. Өлкән кызлары Оксана һәм Юля үсеп буй җиткән инде – Яр Чаллы шәһәрендә укыйлар һәм эшлиләр, өйдә – җиденче сыйныфта укучы Алена һәм дүртенче сыйныф укучысы Вадим.
Авылда көннәр иртәдән кичкә кадәр хуҗалык эшләре белән кайнап уза. Львовлар биш савым сыеры, яшь терлекләр асрыйлар. Сыерларны кул белән саву бик күп вакытны һәм көчне ала, әмма тапшырылган сөт өчен даими түләүләр авырлыкларны аклый.
– Кышын ял итәбез дияргә була, язын бакча эшләре башлана, – дип сөйли өй хуҗабикәсе Ирина. – Безнең участогыбыз зур, анда яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәбез. Әлбәттә, балалар хуҗалыкта да, өйдә дә безнең төп ярдәмчеләребез.
Ә гаилә башлыгы – урман мастеры өчен яздан иң җаваплы чор – урманнарны торгызу эше башлана. Кичкә кадәр ул урман утырту эшендә, башка объектларда булырга мөмкин. Эш – аның өчен иң мөһиме. Чабаксар участок урманчылыгында ул биш ел хезмәт куйган. Бу вакыт эчендә үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән.
– Владимир Львов – башкаручан, намуслы хезмәткәр, – ди урман мастеры турында Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Куелган бурычны аерым җаваплылык белән үти. Ул үз эше өчен җан ата торган кеше.
Чабаксар участок урманчылыгындагы 2нче участок Владимир карамагында. Ул Кармәт янындагы урманыннан алып Заряга кадәр, аннары төньяк-көнчыгыш юнәлештә сузыла. Мәйдан зур, бу территорияне контрольдә тотарга, янгыннан сакларга, якларга кирәк. Участокта берничә ял итү урыны бар, алар аерым игътибар таләп итә – ял итүчеләр бик күп була, һәм барысы да үзләрен тәртипле тотмый, алар артыннан җыештырырга да туры килә. Ә аны кечкенәдән тәмле суы белән ләззәтләндергән Заря чишмәсенә карата мөнәсәбәте аерым аның. Чишмә территориясендә алар хатыны белән җиләк-җимеш агачлары утыртканнар һәм җәй буена аларны тәрбияләп торганнар.
– Безнең участок урманчылыгында коллектив бик тату, – ди Владимир. – Эштә дә, көнкүреш мәсьәләләрендә дә һәркемгә таянырга мөмкин. Менә шулай яшибез һәм эшлибез, мин бернәрсәгә дә үкенмим, тормышымнан канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев