Авыл кешесенең эше санап бетерерлек түгел
Авылда яшәүче һәр гаиләнең һәр эш көне бертөрле диярлек башлана.
Алар өй эшләрен башкарып өлгерү, терлекләрне ашату, балаларны мәктәпкә яисә бакчага озату, эшкә җыену өчен әче таң белән торалар.
Урмандеево авылыннан Алина һәм Владимир Кондратьевлар – гади авыл гаиләсе. Яшь булсалар да, шундый максатчан алар. 1999 елда гаилә корганнар һәм шул вакытта ук бу тормыштан ни теләгәннәрен беләләр, үзләренең уртак киләчәге нинди булырга тиешлеген күз алдына китерәләр.
Владимир – нефть һәм газ чыгару операторы. Ул сменалап эшкә йөри, «кустларны» йөреп чыга, техник процесс өчен җаваплы нефть скважиналарын тикшерә. Алина исә йорт хуҗабикәсе. Йорттагы бөтен эш аңа йөкләнгән.
Алар ике ул – Никита һәм Матвейны тәрбиялиләр. Өлкән кызлары Кристина Казанда. Балаларны аякка бастыру һәм үзләре өчен лаеклы картлык тәэмин итү өчен финанс яктан да шактый кертемнәр таләп ителә, физик көч тә куярга кирәк. Шуңа күрә Алина белән Владимир иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшлиләр.
Авылларда эш юк диярлек. Нигездә, авыл кешеләре зур булмаган хуҗалык алып баралар һәм шул рәвешле үзләренүзләре тәэмин итәләр. Кондратьевлар яшь чактан ук авылда калырга карар итәләр. Алар үз хуҗалыкларын берничә сыер һәм кош-корт асраудан башлаганнар. Аларны сөт, ит һәм йомырка өчен тотканнар. Табында һәрчак бары үзләре җитештергән ризык кына.
Үз көчләре белән өй җиткезгәннәр, балалар үстергәннәр. Иртәгесе көн турында уйлап, акрынлап хуҗалыкны үстерергә булганнар, абзарны үзгәртеп корганнар, күп сөт бирә торган сыерлар сатып алганнар, җирләре бар. Акрынлап авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар.
Авылда техникасыз булмый, үз тракторың булуга ни җитә. Владимир үз куллары белән гадәти техниканы универсаль итеп эшләгән. Ул утын яра торган аппарат, чөгендер турый торган агрегат ясаган, тракторны камилләштергән, комбайн җыйган.
– Володя – «Кулибин», бар эшкә дә оста. Ул интернетта төрле видеороликлар, мастер-класслар карый һәм ниятен тормышка ашыра. Күпләр хуҗалык өчен махсус техника сатып алганда, ул аларны үз куллары белән җыя, – диләр авылдашлары.
Хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек аркасында Кондратьевлар гаиләсе хуҗалыгы елдан-ел ныгый, арта бара. Бүген аларның хуҗалыгында җиде савым сыеры, дүрт үгез, шуның кадәр үк тана, ике яшь бозау, берничә баш дуңгыз һәм берничә дистә кош-корт бар. Ә бит малларны карарга, ашатырга кирәк – барысы да тиешле тәрбия таләп итә.
Җәен иртәнге савымга Алина – сәгать дүртенче яртыда, кышын бер сәгатькә соңрак тора. Хуҗалык тоту белән беррәттән, гаиләсен ашатырга, балаларны мәктәпкә, бакчага илтергә, ирен эшкә озатырга да өлгерә. Өй, бакчада эшләре белән мәш килеп, кич тә җиткәнне дә сизми кала.
Янә мал-туарны карарга, асларын җыештырырга кирәк. Кондратьевлар гаиләсендә иртә ятарга күнекмәгәннәр. Кичке сәгать 11дән дә иртә ятмыйлар, кайчакта хәтта төн уртасы җитә. Хуҗабикәнең әрсезлегенә һәм булдыклыгына көнләшерлек. Өйдәге эш-мәшәкатьләрдән тыш ул әни һәм хатын вазыйфаларын да уңышлы берләштерә.
– Безнең ничек өлгерүебез турында сорамау яхшырак. Моны мин үзем дә аңлап бетермим. Иң мөһиме барысын да яратып, күңел биреп башкарырга кирәк, маллар барысын да сизә, – ди Алина. – Бөтен эшләрдә дә безгә, әлбәттә, балалар булыша. Кызыбыз Кристина кайткач, ризык әзерләү тулысы белән аның өстендә. Улыбыз Никита – беренче ярдәмчебез. Хәтта кечесе Матвей да, аңа әле 6 гына яшь, ярдәм итәргә тырыша. Ул әтисе кебек булырга хыяллана.
Кондратьевлар үзләре җитештергән продукциянең бер өлешен саталар, үзләренә дә калдыралар. Сатудан кергән акчага хуҗалык өчен кирәкле бөтен әйберне сатып алалар.
– Яхшы тормыш өчен безнең бөтен әйберебез дә бар. Хуҗалыкны без үз көчебез белән күтәрдек һәм алып барабыз, – дип уртаклашты Владимир. – Яшь чакта үз алдыбызга куйган максатыбыз, хыялларыбыз тормышка ашты.
Тормышның мәгънәсен күрер өчен кеше хыялланырга тиеш. Менә инде егерме елдан артык Кондратьевлар ялсыз, бәйрәмнәрсез туган авыллары Урмандеевода эшләп тормыш алып баралар. Авылда эшсез тормышны күз алдына да китереп булмый. Авырлыкларга карамастан, Алина да, Владимир да шәхси ярдәмче хуҗалыкларын ташлап, шәһәргә китү турында уйламыйлар. Алар өчен авыл тормышы шәһәрнекеннән күпкә кызыклырак һәм яхшырак.
– Тормышны ничек күзаллаган булсак, ул безнең үз агымы белән шулай бара. Балаларны аякка бастыру, аларның матур киләчәген тәэмин итү өчен тырышабыз. Без алар өчен яшибез һәм эшлибез, – диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев