Авыл фельдшерының ялы юк
Менә инде 28 ел Рус Кармәте фельдшер-акушерлык пункты белән Константин Владимирович Андреев мөдирлек итә.
Ул авыл кешеләренең сәламәтлеге сагында тора. Медицина хезмәте күрсәтү радиусына, Рус Кармәте авылыннан тыш, Индустриаль поселогы да керә. Ул 200дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Хәтта ул 21 февральдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәме – Фельдшер көнендә дә эш урынында иде. Константин Владимирович медицина хезмәткәре буларак үзенең хезмәт юлын Аксубай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә башлый.
Бирегә ул Чистай медицина училищесын тәмамлагач килә. Ярты ел район үзәгендә эшләгәннән соң, аны Емелькино авылына ФАП мөдире итеп күчерәләр, ә соңрак – Рус Кармәтенә. Озак еллар эшләү чорында авыл фельдшеры һәр гаиләне яхшы белә, өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалары һәм авыртулары белән дә яхшы таныш ул.
Авыл халкы алар янәшәсендә шундый сизгер һәм игътибарлы медицина хезмәткәре булуына шат. Костя белән бәхет елмаюын таныйлар, фельдшерны үз итеп алар шулай дип атыйлар. Алар фикеренчә, ул үз эшендә чын профессионал. Чөнки нинди генә хәл килеп туса да, йөрәк тотып алса яисә гадәти салкын тиюме, авыл кешесе беренче булып җирле фельдшеракушерлык пунктына бара бит.
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле авыл фельдшеры алдынгы сызыкта, өстәмә эш алып бара. Константин Владимирович ковид инфекциясе ачыкланган авыруларга һәм авыру йогу куркынычы булган кешеләргә турыдан-туры медицина ярдәме күрсәтүдә катнаша. Үзенең төп эшен башкарудан тыш, ул волонтерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Пандемия чорында фельдшер өлкән яшьтәге кешеләргә поликлиникага барып йөрмәскә куша. Алар янына үзе килә, рецептлар яза, хәтта кирәкле даруларны үзе алып кайтып бирә, мохтаҗлык булганда район хастаханәсенә дә үзе алып бара.
Хезмәт эшчәнлеге елларында Константин Владимирович бик күп кешегә ярдәм иткән. Үзен бары уңай яктан гына күрсәткән. Күпьеллык, фидакарь хезмәте өчен ул күптапкырлар республиканың Сәламәтлек саклау минист рлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
”Алтын кеше, игелекле, ярдәмчел. Сәламәтлекне дә кайгырта, кирәк чакта өй эшләрендә дә ярдәм итә. Аның кебек фельдшерларның кадерен белергә, хөрмәт итәргә кирәк! Ул һәрчак кешеләргә ярдәмгә ашыга, кайчакта үзенең шәхси вакыты белән дә исәпләшми. Костя җылы сүзе белән дә савыктырырга сәләтле медицина хезмәткәре”, – диләр ул хезмәт күрсәткән Рус Кармәте авылында һәм Индустриаль поселогында яшәүчеләр. Кайчакта Яңа Кармәт авыл җирлегенең башка авылларында яшәүчеләрдән дә аның турында бары җылы сүзләр генә ишетәсең.
Әлбәттә, Константин Владимировичны өендә якын кешеләре көтеп тормаса, теләсә нинди эшнең дә мәгънәсе югалыр иде. Аның өчен ныклы терәк – ул чирек гасырдан артык тормыш юлыннан бергә иңгә-иң куеп атлаган хатыны Ирина Николаевна. Өй, йорт эшләре аның җилкәсендә. Ул иренә бер генә тапкыр да шелтә белдермәгән. Ул иренең үзен тулысы белән багышлауны таләп иткән җитди эш башкаруын, эш графигының сәгатьләп исәпләнмәвен яхшы аңлый. Константин Владимирович тормыш иптәшенә ярдәме, аңлавы, тормыш зирәклеге өчен рәхмәтле. Алар бергә өч ул – Максим, Роман һәм Глебны тәрбияләп үстерәләр.
Авыл фельдшеры үз эшен ярата һәм әгәр тормышны яңадан башларга туры килсә, кабат үзе сайлаган медицина өлкәсе буенча китүен ышаныч белән әйтә:
– Мин бишенче сыйныфта укыганда ук табиб булырга хыялландым. Хирург булырга теләгән идем, кызганыч, килеп чыкмады. Медицина училищесында укыганда бер укытучы миңа, авыл фельдшерына ихтыяҗ зур, ул да шулай ук мөһим, дип әйтте. Шул вакыттан бирле мин бу һөнәрне сайлавыма бер генә дә үкенмәдем. Дөресен әйтәм, авыру яныннан ярдәм итә алуыңны сизеп, аны тынычландырып, кайчакта дәвалау узарга күндереп китү минем өчен зур бәхет. Мин «зыян китермә» дигән төп принципка таянып эшләргә тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев