Аксубаево

Аксубаевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: дела, проблемы

Үзе чәчә дә, җыеп та ала

"Аксу Агро" агрофирмасының механизаторлар коллективын кырчылыкта дистәләгән еллар хезмәт куйган эшчеләр тәшкил итә. Алар арасында Рәис Ильязов та бар. Иске Ибрай авылында яшәгән илле елдан артык гомеренең 34 елын ул механизаторлык эшенә багышлаган. Бу агрофирмада исә - хуҗалык оешканнан алып. Механикалаштыруда хезмәт куйган өч дистәдән артык гомер - ул әйтеп...

"Аксу Агро" агрофирмасының механизаторлар коллективын кырчылыкта дистәләгән еллар хезмәт куйган эшчеләр тәшкил итә.
Алар арасында Рәис Ильязов та бар. Иске Ибрай авылында яшәгән илле елдан артык гомеренең 34 елын ул механизаторлык эшенә багышлаган. Бу агрофирмада исә - хуҗалык оешканнан алып.
Механикалаштыруда хезмәт куйган өч дистәдән артык гомер - ул әйтеп бетергесез гамәли тәҗрибә. Ә оста куллы кеше бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара.
- Рәис Исхак улы намуслы хезмәткәр, - дип сөйли аның турында авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Илшат Хәнифов. - Ул ышанычлы, үз эшен биш бармагы кебек белә. Иң алдынгы механизаторларның берсе. Аның эшкә мөнәсәбәте яшь коллегаларына үрнәк.
Механизаторларның буш вакытлары юк диярлек. Иртә яздан ул басуда - сөрә, чәчә, чәчүлекләрне тәрбияли. Ә аннан соң - барлык җәйге эшләр. Быелгысы җәй дә аның өчен бик киеренке булды. Рәис Исхак улы печән хәзерләүдә эшләде, азык йортына сенаж ташыды. Чөгендер казып алу вакыты җитү белән, чөгендер җыеп алу звеносы составында татлы тамырларны казып алуга кереште. Әлеге культураны игү белән ул унынчы ел шөгыльләнә. Быел уңыш яхшы. Бүгенгесе көндә чөгендерчеләр татлы тамырны җыеп алуны төгәлләргә ниятлиләр. Игенчелек эшендә һава торышы шартлары әһәмиятле урынны били. Кояшлы, туфрак коры булган көнне ул үзенең комбайнында смена нормасын арттырып үти. Шулай да явып торган яңгырлар эшне тоткарлый. Быелгы көз дә яңгырлы булды, димәк чөгендерчеләргә зур тырышлык куярга туры килә. Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта барлык шикәр чөгендере мәйданының 85 проценттан күбрәгеннән чөгендер җыеп алынган инде.
- Шулай килеп чыкты инде, гомерем буена трактор, комбайн руле артыннан төшмәдем. Үзебез чәчәбез дә, җыеп та алабыз, - дип шаярта Рәис Ильязов.
Урак өстендә күп сөйләшеп торырга вакыт юк. Җир хезмәтчәннәре өчен вакыт бик кыйммәт санала. Көннәр матур торганда, финишка тизрәк якынлашу өчен алар көчләренән килгәнчә тырышып хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев