Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Югары күрсәткечләргә омтылып

Азык хәзерләүчеләр елның иң кызу вакытын (тулы мәгънәдә) кичерәләр. Җәйге челлә дә, алар алдына куелган бурычлар да иркен сулыш алырга ирек бирми. - Безнең алда савым терлекләрен азык белән тулы күләмдә тәэмин итү бурычы тора, - диде "Сөт иле Аксу" агрофирмасы директоры Фәнис Хәмидуллин. - Моның өчен 5 мең тоннага...

Азык хәзерләүчеләр елның иң кызу вакытын (тулы мәгънәдә) кичерәләр.



Җәйге челлә дә, алар алдына куелган бурычлар да иркен сулыш алырга ирек бирми.


- Безнең алда савым терлекләрен азык белән тулы күләмдә тәэмин итү бурычы тора, - диде "Сөт иле Аксу" агрофирмасы директоры Фәнис Хәмидуллин. - Моның өчен 5 мең тоннага якын печән, 25 мең тоннага якын сенаж һ. б. хәзерләргә кирәк. Безнең азык хәзерләүчеләр югары күрсәткечләргә омтылалар...
Бүгенге көн нәтиҗәләре: өч мең тоннага якын печән (планга карата 60 процент) һәм 12 мең тонна сенаж (50 процентка якын). "Сөт иле Аксу" ҖЧҖнең азык хәзерләү звеносы (үзәк база) хәзерге вакытта күп бүлекчәләрдә азык хәзерләү эшен тәмамлап килә. Без алар белән "Карасу"да кышка запаслар тулы куәттә хәзерләнгән вакытта очраштык.


"Яшел" конвейерның соңы - сөтчелек комплексының азык йорты. Без килгәндә, ерактан ук тракторлар гүләве ишетелде. Кырдан кайтарылган яшел массаны сенаж базларына К-701 тракторларында Николай Симаков һәм Сергей Кульков тыгызлап тутыралар. Әлеге тракторчылар - үз эшләренең чын осталары. Аларның утыз елга якын механизаторлык тәҗрибәсе бар. Алар ел әйләнәсе эш белән мәшгуль - кышын бүлек кырларына тирес тараталар, җәен азык хәзерлиләр.


Күпьеллык үләннәрне чаптыруда Таһир Рәхмәтуллин, Владимир Шишкин искиткеч күрсәткечләргә ирештеләр. Сенаж хәзерләү компонентларының берсе - көздән чәчелгән арыш. Аны "Полесье" комбайннарын йөртүчеләр - Шамил Хәмитов һәм Сергей Крайнов ташыйлар. Без әлеге кырга да бардык. Кызу эш вакытында аларның бераз ял итеп алуы безгә рәсемгә төшереп, эш барышы белән танышу мөмкинлеген тудырды.


-Әлбәттә, техника эчендә кызу, - диделәр механизаторлар. - Түзәргә туры килә, һөнәребез шундый. Икенче яктан караганда, коры һава торышы торганда, тизрәк чаптырып бетерү мөмкинлеге бар.


Бүлек управляющие Ирек Габдрахманов белән берлектә Юрий Шишкин агрегаты эшләгән күпьеллык үлән участокларында булдык. Ул кырда иртәнге алтыдан төнгә кадәр эшли. Төшкә кадәр терлек азыгына төрле үләннәр чаптыра. Механизатор күршедә урнашкан бүлекләрнең мал көтүлекләрен яшел үлән белән тәэмин итә. Аннары сенаж өчен яшел масса чаптыра. Без аны нәкъ менә шул шөгыль - Владимир Пятишев идарә иткән КамАЗга үлән төягәндә очраттык. Уен-көлке, елмаюлардан чыгып, аның кәефе күтәренке булуын аңладык. Ул складка яшел масса ташучы транспортчылар тарафына яхшы сүзләр юллады. Болар Анатолий Галкин, Геннадий Корнилов, Виталий Васильев, Нияз Зәйдуллин, Марат Шәязданов. Төрле үләннәр ташуда тракторчылар - Рәмис Хәйруллин, Эльвир Нуртдинов, Нияз Ислямов һәм Фәнис Мирҗанов күләмле эш башкаралар.


Бригаданың бер өлеше печән хәзерләүдә иде. Олег Мадюков агрегаты күпьеллык үләннәр чаптыруда бертуктаусыз эшләде. Әлеге кырчы исәбендә - ике мең гектарга якын мәйдан. Бу звено әгъзалары - Тәбрик Рәхмәтуллин, Зиннур Минхәйдәров һәм Геннадий Матюшкин намуслы эш алып баралар. Ә пешекче Галина Гыйматдинова "яшел" конвейер катнашучыларын үзенең тәмле ашлары белән сыйлады.


Азык җыючылар дус, тату һәм төгәл графикка нигезләнеп, кышлык азык хәзерлиләр. Алар кышкы иминлекнең бүгенге көнгә бәйле булуын аңлап, көчләрен кызганмыйча хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев