Җәйге көндә – кышны кайгыртып
Бүген район аграрчыларының төп бурычы - азык хәзерләү. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә коры һәм сусыл азык төрләрен хәзерләү тулы куәткә бара. "Актай" агрофирмасы игенчеләре күпьеллык үләннәр чаптыруны һәм печән хәзерләүне төгәлләде. - Безнең механизаторлар күпьеллык үләннәрне беренче чаптыруга җаваплы якын килделәр, - дип сөйли "Актай" агрофирмасы җитәкчесе Иван Шугаев. -...
Бүген район аграрчыларының төп бурычы - азык хәзерләү.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә коры һәм сусыл азык төрләрен хәзерләү тулы куәткә бара.
"Актай" агрофирмасы игенчеләре күпьеллык үләннәр чаптыруны һәм печән хәзерләүне төгәлләде.
- Безнең механизаторлар күпьеллык үләннәрне беренче чаптыруга җаваплы якын килделәр, - дип сөйли "Актай" агрофирмасы җитәкчесе Иван Шугаев. - Алар куелган бурычны кыска вакыт эчендә үтәделәр.
Хуҗалыкта азык культураларына 700 гектар мәйдан бүленгән. Печән хәзерләүдә бертуган Андрей һәм Александр Горбатовлар тырышлык күрсәткән. Гаилә династиясе хезмәткә намуслы мөнәсәбәттә. Язгы кыр эшләре вакытында да Горбатовлар чәчүдә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Тырмалау агрегатында печәнне Анатолий Тюрин әйләндереп киптерү белән мәшгуль булган. Бу азык хәзерләүдә мөһим операцияләрнең берсе - кышын сөтлебикәләрнең нинди сыйфатлы тупас азык белән тәэмин ителүе аңа бәйле. Бәхеткә, печән өстендә кыр хезмәтчәннәренә һава торышы да яхшы булды. Пресслау процессы да нәтиҗәле барды.
Әлеге эштә пресс-җыйгычларга идарә иткән Анатолий Турлуков, Михаил Егоров, Роман Панов, Николай Матросов һәм Евгений Тиманов печәнне автомашиналарга төяү эшләрен башкарганнар. КамАЗ йөртүчеләре Александр Зиновьев, Илшат Сәгыйров, Николай Атряскин һәм Владимир Панов киптерелгән, прессланган печәнне азык йортына ташуда тырышлык күрсәткәннәр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә ун мең ярым гектардан артык мәйданнан төрле үләннәр чаптырылган, 9200 тоннадан артык печән (план күрсәткеченә карата 95 процент) хәзерләнгән, 25100 тонна сенаж (планга карата 51 процент) салынган.
Без килгәндә "Югары Баланда" бүлегендә азык хәзерләү эше кайный иде. Биредә, терлекчелек фермасында Владимир Пеньков үз тракторында соңгы операцияне башкарды - прессланган печәнне ангарларга урнаштырды.
Югары Баланда - агрофирманың иң ерак нокталарыннан берсе. Эш өзлексез барсын өчен, азык хәзерләүчеләргә төшке һәм кичке ашны кырга алып киләләр. Кызу эш чорында эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итүчеләр дә рәхмәт һәм мактау сүзләренә лаек. Болар Фаина Чернышева җитәкчелегендәге ашханә хезмәткәрләре Марина Золина, Оксана Чернышова, Мария Кузьмина. "Клиентлар" пешекчеләр әзерләгән ашлардан канәгать, ә бу алар хезмәтенә бирелгән югары бәя.
- Бүгенге көндә 400 тоннага якын югары сыйфатлы печән хәзерләдек, - дип сөйли бүлек управляющие Михаил Градусов. - Быел азык культуралары яхшы өлгерде. Беренче чаптырудан ук кышкыга ышанычлы запас хәзерләнде. Азык хәзерләү звенолары да тырышлык куйдылар.
Игенчеләрнең, хәтта беренче чаптырудан соң да иркенләп ял итәргә вакытлары юк. Алар җиң сызганып башка эшләргә керешәчәк. Чиратта - бөртеклеләрне җыеп алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев