Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уңыштан алып, кышлатуга кадәр

"Сөт иле Аксу" ҖЧҖ базасында уңышны җыеп алу һәм терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Семинар эше "Баланда" бүлегенең терлекчелек комплексында башланды. Монда җыелучыларга биналарның терлекләрне кышын араннарда асрауга әзерлеген, кардалар торышын күрсәттеләр, продукция алуны арттыру алымнары турында сөйләделәр. Алга таба семинар эше бөртеклеләрне җыеп алу, салам төргәкләү,...

"Сөт иле Аксу" ҖЧҖ базасында уңышны җыеп алу һәм терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе булып узды.



Семинар эше "Баланда" бүлегенең терлекчелек комплексында башланды. Монда җыелучыларга биналарның терлекләрне кышын араннарда асрауга әзерлеген, кардалар торышын күрсәттеләр, продукция алуны арттыру алымнары турында сөйләделәр.


Алга таба семинар эше бөртеклеләрне җыеп алу, салам төргәкләү, туфракны көзге культуралар астына хәзерләү алып барылган бүлек басуында дәвам итте.
- Дым җитмәү елдан-ел үзен сиздерә, - диде район башлыгы Камил Гилманов. - Менә шуның өчен көзге культураларны вакытында чәчү - хәлдән чыгу юлы булып тора. Вакыт нәкъ менә кышлаган чәчүлекләрнең ышанычлы һәм мул уңыш бирүен исбатлады.


Җыелучылар алдында "Сөт иле Аксу"ның генераль директоры Минсәгыйр Нуртдинов чыгыш ясады. Ул, өлешчә, орлык материалының мөһимлеген билгеләп үтте һәм чыгымнарны оптимизацияләү һәм эш сыйфатын яхшырту кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев