Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Урып-җыю эшләренә керештеләр

"Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре 28 июль көнне республикада һәм районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. 252 гектар мәйдан биләгән арпа участогы Чуаш Енорускиносы авылы янәшәсендәге "Нива" бүлеге кырында беренчеләрдән булып чәчелде һәм алдан ук өлгерде дә. Монда иртән иртүк өч "Полесье" ашлык урып җыю комбайны пәйда булды. Аларга гаилә...

"Аксу Агро" агрофирмасы игенчеләре 28 июль көнне республикада һәм районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр.

252 гектар мәйдан биләгән арпа участогы Чуаш Енорускиносы авылы янәшәсендәге "Нива" бүлеге кырында беренчеләрдән булып чәчелде һәм алдан ук өлгерде дә. Монда иртән иртүк өч "Полесье" ашлык урып җыю комбайны пәйда булды. Аларга гаилә экипажлары - улы Алексей белән авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Василий Ендерюков, берүк вакытта ярдәмчесе дә булган бертуганы Марат белән Ринат Мостафин һәм улы Иван белән Алексей Кудряшов идарә итәләр. Игенчеләр - эштә үзләрен ышанычлы итеп күрсәткән, бер генә урак өстендә катнашмаган, урып-җыюда тәҗрибәләре зур булган кешеләр. Аларның кәефләре күтәренке, зур җаваплылык таләп иткән эшне уңышлы үтәргә әзер.

Кыр кораблары, комбайн бункерлерын яңа уңыш белән тутырып, бер-бер артлы салмак кына басу өстеннән үттеләр. Йөк машинасы килеп туктады, комбайн бункерыннан аның әрҗәсенә алтын бөртекләр коелды. Тулаем алганда, гомуми эш процессындагы эш моменты тамаша кылып торган бер генә кешене дә ваемсыз калдырмый. Агрофирма җитәкчеләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре уракка старт бирү шаһитлары булдылар.

- Безнең механизаторлар бөртеклеләрдән яхшы уңыш үстерү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр, - дип фикерләре белән бүлеште агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин. - Чәчү эшләрен, чәчүлекләрне тәрбияләүне технологиянең барлык таләпләрен үтәп башкардылар. Барлык агрочараларны да вакытында һәм сыйфатлы үтәделәр. Шуңа бәйле быелгы сезонда без мул уңышка исәп тотабыз. Якынча исәпләүләр буенча, әлеге участокның уңдырышлыгы гектарыннан 30 центнердан да ким тәшкил итмәскә тиеш.

Әрҗәләре яңа уңыш белән тулган йөк машиналары агрофирманың сөтчелек комплексына юл тотты - бу культура уңышы терлекчелек тармагында кулланылачак.

Алга таба арпа, сыттыру һәм тиешле компонентлар өстәлгәннән соң, консервлау процедурасын үтәчәк. Ә кышын ул сөтлебикәләр өчен алыштыргысыз тукландыргыч азык булачак.

Сыттырылган ашлыкның маллар өчен файдалы булуы яхшы билгеле. Аны куллану савымны һәм сөтнең майлылыгын арттыра. Барлык технологик регламентларны да үтәү азыклар концентрациясен 50-80 процентка арттыру мөмкинлеге бирә.

- Малларның продуктлылыгын арттыру өчен районда төрле технологияләр кулланыла, - дип сөйли УСХиПның җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин. - "Аксу Агро"да малларны тукландыруда сыттырылган ашлык куллану - шундый технологияләрнең берсе. Аның бәрабәренә районда сөт һәм ит җитештерүдә күрсәткечләр күпкә яхшы.

Механизаторлар белән беррәттән, бу чор машина йөртүчеләр өчен дә эшнең иң кызу вакыты. Уракка төшүнең беренче көнендә үк машина йөртүчеләр Вәкил Вафин, Николай Волков арпаны басудан соңгы пунктка ташуга керештеләр. Александр Карпов су белән тәэмин итүдә даими кизү тора,.

Районда бөртек культуралары 30 мең гектарга якын мәйдан били. "Аксу Агро" агрофирмасында - 10 мең гектардан күбрәк. Шул исәптән 3800 гектарын көзге культуралар алып тора. Бөртеклеләрне җыеп алу өчен хуҗалыкта барысы да ышанычлы әзерләнгән: экипажлары белән комбайннар, транспортчылар, кабул итү пунктлары, уракта катнашучыларга хезмәт күрсәтү дә җайга салынган. Урак башыннан ук игенчеләр һәр сәгатьнең кадерен белеп тырышып хезмәт куялар. Ә бит алда - шактый зур күләмле эш көтә, ә аны башкарып чыгу срогы - минималь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев