Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Уртак көч белән

"Актай" агрофирмасын чәчү эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләде. Әлеге предприятиеның төп чәчү җирләре Аксубай тирәсендә урнашкан. Эшкә бәя бирү өчен аксубайлыларга ерак барасы түгел - аның чикләренә генә чыгасы. - Безнең хезмәтчәннәр үзләренә йөкләнелгән бурычны намус белән башкардылар, - дип рәхмәт сүзләре белән сөйли агрофирма директоры Иван Шугаев. - Чәчүне оптималь...

"Актай" агрофирмасын чәчү эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләде.

Әлеге предприятиеның төп чәчү җирләре Аксубай тирәсендә урнашкан. Эшкә бәя бирү өчен аксубайлыларга ерак барасы түгел - аның чикләренә генә чыгасы.

- Безнең хезмәтчәннәр үзләренә йөкләнелгән бурычны намус белән башкардылар, - дип рәхмәт сүзләре белән сөйли агрофирма директоры Иван Шугаев. - Чәчүне оптималь срокларда үткәрдек, үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау, тәрбияләү агрочараларын башкардык.

Хуҗалыкта чәчүлек җир 700 мең гектардан артык мәйдан били. Шуның иң зур өлешен - 900 гектардан артыгын бөртекле сабан культуралары алып тора. Чәчү кампаниясенә 26 берәмлек техника җәлеп ителде.

Җитәкче батыр хезмәтчәннәрне исемнәре белән атап үтте. Анатолий Тюрин, алексей Горбатов, Александр Маненков, Анатолий Турлуков, әтиле-уллы Владимир һәм Роман Пановлар дым каплатуда тырышып эшләделәр. Көзге культураларны тырмалауда Алексей Титов, Алексей Тюрин тюгары күрсәткечләргә ирештеләр. Чәчүчеләр Михаил Анашкин, Вячеслав Фадеев, Владимир һәм Иван Беспаловлар да уртак эшкә үзләреннән өлеш керттеләр. Машина йөртүчеләр Николай Атряскин, Илшат Сәгыйров, Александр Зиновьев һәм Николай Абрамов агрегатларны чәчүлек материал белән өзлексез тәэмин иттеләр.

Язгы чәчү - ындыр табагында эшләүчеләр өчен дә кызу чор. Влада Морозова, Юлия Сәгыйрова, Галина Аладдина, Михаил Матюшкин, Евгений Тиманов һәм Николай Матросов чәчүлек материалны калибрлау, агулау һәм төяүдә аерылып тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев