Әйе, гаилә бюджетын формалаштыруда хуҗалыкның роле зур, әмма мал асрау гади хезмәт түгел.
Монда хезмәт сөючәнлек өстенә, белем дә таләп ителә. Малларның төрле авырулар йоктыруы хакында күп сөйләнә. Бүген нәкъ менә нинди авырулардан сакланырга һәм йорт терлекләрен авыру йоктырудан ничек сакларга - районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллинга сүз бирәбез....
Әйе, гаилә бюджетын формалаштыруда хуҗалыкның роле зур, әмма мал асрау гади хезмәт түгел.
Монда хезмәт сөючәнлек өстенә, белем дә таләп ителә. Малларның төрле авырулар йоктыруы хакында күп сөйләнә. Бүген нәкъ менә нинди авырулардан сакланырга һәм йорт терлекләрен авыру йоктырудан ничек сакларга - районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллинга сүз бирәбез.
- Соңгы елларда Россия территориясендә төрле йогышлы авырулар ачыкланды. Себер түләмәсе - алар арасында иң куркынычы. Аның үлемгә китерү нәтиҗәсе зур. Себер түләмәсе учагы тотрыклы һәм ул әйләнә-тирә мохиттә һәм туфракта йөзләгән еллар саклана. Тилчә (ящур) - шулай ук кискен йогышлы авыру, ул йорт һәм кыргый хайваннарны (мөгезле эре терлекләрне, сарыкларны, кәҗәләрне, дуңгызларны) зарарлый. Ул шулай ук кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен дә куркыныч. Бруцеллез - маллар шул исәптән этләр арасында бактерияләр китереп чыгара торган хроник авыру. Ул кешегә дә иярергә мөмкин - авыру терлеккә ярдәм күрсәткәндә, тиешле термик эшкәртү узмаган ит, сөт кулланганда. Өченче ел йорт һәм кыргый дуңгызлар арасында таралган йогышлы африка чумасы Аксубайга чак кына килеп җитмәде. Бу афәтнең район территориясенә үтеп керүенә юл куймас өчен төрле хезмәтләрнең нинди саклану чаралары куллануларын аксубайлылар онытмаганнардыр. Шуның бәрабәренә бүген африка дуңгыз чумасы турында теоретик яктан гына фикер йөртү мөмкин булды. Ул физик һәм химик йогынты ясауга да бирешми, дуңгыз итеннән ясалган продуктларда саклана һәм вируслы азык-төлек, тирес аша күчә. Үлем очрагы 100 процентны тәшкил итә һәм бүгенге көндә әлеге афәтне дәвалау һәм профилактикалау өчен бернинди чара да табылмаган
Мөгезле эре терлекләр арасында таралган йогышлы төенчекле (нодуляр) дерматит - шулай ук куркыныч авыру. Әлеге авыру вакытында калтырану, тире асты тоташтыргыч тукымаларның ялкынсынуы, тире төенчекләре барлыкка килү, күзләрнең, тын алу юлларының, азык кайнату трактының зарарлануы күзәтелә.
Йорт кош-кортларына да төрле авырулар яный. Соңгы елларда гражданнарга күп ишетергә туры килгән кош гриппы шулай ук аларның үлеменә китерә.
- Рәис Сәлих улы, ветеринария белгече буларак, әйтегез әле, йорт хайваннарын һәм кош-кортларны куркыныч авырулардан саклар өчен нәрсәләр эшләргә?
- Мал хуҗалары терлекләр асрауга бәйле барлык зоогигиеник һәм ветеринария-санитар таләпләрне үтәргә тиешләр. Алар ветеринарларның авыруларга каршы көрәшү һәм аларны профилактикалау буенча кушкан боерыкларының барысын да үтәргә, малларны тикшерүгә алып килергә, хайван кинәт үлеп киткәндә яки күпләп үлү очракларында, йогышлы авыруга шик туганда хәбәр итәргә, авыру хайванны белгеч килгәнчегә кадәр аерым урынга ябарга, малларны сатып алуны, сатып җибәрүне, ит сатуны бары тик ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә гамәлгә ашырырга тиешләр. Тагын шуны искәртеп үтәсе килә, РФның ветеринария турындагы канунына нигезләнеп, малларның сәламәтлеге, аларны асрау һәм куллану өчен хуҗалары җаваплы.
Нет комментариев