Табыш өчен
Сөт - ул хуҗалык казнасына табыш китергән төп продукциянең берсе. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында моны яхшы аңлыйлар һәм савымны арттыру өчен бөтен көчне куялар. Аның шулай булуын конкрет саннар да дәлилли. Бу көннәрдә район буенча тулаем савым 62 тоннадан күбрәк тәшкил итә. Узган елның шул чорында савым күрсәткечләре...
Сөт - ул хуҗалык казнасына табыш китергән төп продукциянең берсе.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында моны яхшы аңлыйлар һәм савымны арттыру өчен бөтен көчне куялар. Аның шулай булуын конкрет саннар да дәлилли. Бу көннәрдә район буенча тулаем савым 62 тоннадан күбрәк тәшкил итә. Узган елның шул чорында савым күрсәткечләре - 58 тоннага якын булган. "Аксубай" агрофирмасының "Баланда", "Трудолюбово", "Сөнчәле", "Тимошкино" һәм Тукай исемендәге бүлекләрендә савым күрсәткечләре узган елдагыдан билгеле күләмдә артыграк. "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексында һәр көнне 16,5 тоннага якын сөт савып алалар, бу күрсәткеч узган елдагыдан күбрәк.
Фото: govorim.by
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев