АПК: эш-мәшәкатьләр
Сөт – өстәмә табыш чыганагы
Шәхси сектор сөт тапшыру буенча активрак эшли башлады.
Кышкыга керү чоры мул сөт алу вакыты түгел, әлбәттә, тик чын хуҗалар сөтлебикәләрнең продуктлылыгын саклау ысулларын яхшы беләләр. Район буенча дүрт мең ике йөз сыердан сөт кабул ителә. Шәхси йортлардан һәр көнне 13.300 килограммнан артык сөт керә. Сөт "бизнесы"ның файдалы икәне һәр...
Шәхси сектор сөт тапшыру буенча активрак эшли башлады.
Кышкыга керү чоры мул сөт алу вакыты түгел, әлбәттә, тик чын хуҗалар сөтлебикәләрнең продуктлылыгын саклау ысулларын яхшы беләләр. Район буенча дүрт мең ике йөз сыердан сөт кабул ителә. Шәхси йортлардан һәр көнне 13.300 килограммнан артык сөт керә. Сөт "бизнесы"ның файдалы икәне һәр авыл кешесенә мәгълүм. Шуңа да сыер хуҗалары тапшырылачак продукция күләмен арттырырга тырышалар. Ай азагында тапшырган сөт өчен исәп-хисап ясала. Бу көннәрдә Иске Ибрай авыл җирлеге сөт тапшыру буенча алдынгылыкны тота. Авыл халкы хуҗалыкларында асралган 330 сыердан сөт җыючы көненә 2.200 килограммнан артыграк сөт кабул итә. Бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 200 килограммга күбрәк. Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә 216 сыер исәпләнелә. Монда яшәүчеләр һәр көнне 1400 килограммнан артык сөт тапшыра (узган елгы күләм белән чагыштырганда 580 килограммга күбрәк). Яңа Кармәт, Яңа Ибрай авылы кешеләре көн саен ярты тоннадан күбрәк сөт саталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев