Сөт җитештерү күләме арта
Районда сөт җитештерү темпы үсә. Узган елның февраль башында район буенча сөт савып алуның тулаем күләме 56 тонна 300 килограммнан артык тәшкил иткән. Бүген терлекчеләр 6 тонна 800 килограммга күбрәк сөт савып алалар (узган ел дәрәҗәсенә карата 112 процент). Бу көннәрдә сөт җитештерү буенча "Аксубай" АФ" иң югары күрсәткечләргә ирешә....
Районда сөт җитештерү темпы үсә.
Узган елның февраль башында район буенча сөт савып алуның тулаем күләме 56 тонна 300 килограммнан артык тәшкил иткән. Бүген терлекчеләр 6 тонна 800 килограммга күбрәк сөт савып алалар (узган ел дәрәҗәсенә карата 112 процент). Бу көннәрдә сөт җитештерү буенча "Аксубай" АФ" иң югары күрсәткечләргә ирешә. Монда һәр көнне 15 тоннадан артык сөт савып алалар (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 187 процент). Шулай ук "Чирмешән", "Луч", Тукай исемендәге бүлекләрнең товарлыклы-сөтчелек фермалары хезмәткәрләре дә югары уңышларга ирешәләр. "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексы да тотрыклы эшли. "Сөт иле Аксу" бүлекләре арасында "Мюд", "Карасу", "Сөнчәле" бүлекләренең товарлыклы-сөтчелек фермалары да узган ел күрсәткечләрен арттырдылар. "Сөлчә" ҖЧҖ районда сөт җитештерү күләмен арттыруга үзеннән саллы өлеш кертә. Монда сөт савып алу күрсәткече узган елга карата 103 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев