Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Савым узган елдагыдан күбрәк

Яз - сөт җитештерү өчен иң җайсыз чорларның берсе. Терлекләрне кышын араннарда асрау чорының тәмамлануы меңләгән мәшәкать тудыра.Тик һөнәри осталык һәм эшкә җаваплы караш терлекчеләргә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексы хезмәткәрләре күрсәткечләрне узган елгыдан арттырып үтиләр. "Аксубай" АФ" ҖЧҖ савымчылары да тотрыклы күрсәткечләргә ирешәләр. Районда...

Яз - сөт җитештерү өчен иң җайсыз чорларның берсе.

Терлекләрне кышын араннарда асрау чорының тәмамлануы меңләгән мәшәкать тудыра.Тик һөнәри осталык һәм эшкә җаваплы караш терлекчеләргә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. "Аксу Агро" агрофирмасының сөтчелек комплексы хезмәткәрләре күрсәткечләрне узган елгыдан арттырып үтиләр. "Аксубай" АФ" ҖЧҖ савымчылары да тотрыклы күрсәткечләргә ирешәләр. Районда иң югары күрсәткечләр шушы авыл хуҗалыгы предприятиесенең "Чирмешән " бүлегендә. Мондагы савымчылар һәр сыердан тәүлегенә 18 литрдан күбрәк сөт савып алалар. Җитештерүдә уңышларга ирешүдә корпусларның яңартылуы, узган көздә аларны яңа техника белән тулыландыру, сыерларны тәрбияләү һәм терлекчеләрнең эш шартлары уңай булуы зур урын алып тора.
"Сөт иле Аксу" агрофирмасының Трудолюбово бүлеге дә үз позициясен югалтмый. Бүгенге көндә тәүлеклек артым - һәр 650 савым сыерыннан уртача унөч килограммга якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев