Савым арта
Бу көннәрдә район фермаларында гомуми күләмдә 60 тонна 200 килограммнан күбрәк сөт савып алына. Бу күрсәткеч үткән ел дәрәҗәсенә карата 108 процентны тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасының "Смена", "Баланда", "Трудолюбово", "Тимошкино", "Тукай" һәм "Луч" бүлекләре терлекчеләре узган ел белән чагыштырганда сөт савып алу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу агрофирмада бер сыердан...
Бу көннәрдә район фермаларында гомуми күләмдә 60 тонна 200 килограммнан күбрәк сөт савып алына.
Бу күрсәткеч үткән ел дәрәҗәсенә карата 108 процентны тәшкил итә. "Аксубай" агрофирмасының "Смена", "Баланда", "Трудолюбово", "Тимошкино", "Тукай" һәм "Луч" бүлекләре терлекчеләре узган ел белән чагыштырганда сөт савып алу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу агрофирмада бер сыердан савып алынган уртача тәүлеклек сөт күләме уртача республика күрсәткеченнән бер килограммга артык һәм 13,4 килограммны тәшкил итә. "Аксу Агро", "Колос" ҖЧҖ агрофирмаларында да сөт саву күрсәткечләре тотрыклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев