Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Печән – көн бурычы

Маллар өчен печән хәзерләү - район игенчеләренең төп мәшәкатьләреннән берсе. "Аксу Агро" агрофирмасында мөгезле эре терлек саны күп (савым сыерлары 1600 баш). Кышкыга аларга тупас һәм сусыл азык та күп кирәк булачак. Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 2,5 мең гектарга якын мәйдан били. Бүгенгесе көнгә барлык мәйдан чаптырылган. Печән бер мең...

Маллар өчен печән хәзерләү - район игенчеләренең төп мәшәкатьләреннән берсе.

"Аксу Агро" агрофирмасында мөгезле эре терлек саны күп (савым сыерлары 1600 баш). Кышкыга аларга тупас һәм сусыл азык та күп кирәк булачак. Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 2,5 мең гектарга якын мәйдан били. Бүгенгесе көнгә барлык мәйдан чаптырылган. Печән бер мең гектарга якын мәйдан биләде. Планлаштырылган мәйданның 80 проценттан артыгы чаптырылган.

Бу көннәрдә Үсәр бүлегендә дә печән хәзерләү кызу темплар белән бара. Печән хәзерләүгә механизаторлар Алексей Уфандеев, Ирек Мостафин (төнлә аларны Юрий Уфандеев һәм Алексей Кудряшов алыштыра) һәм Рәфис Гатауллин җәлеп ителгән.

- Алар үз эшләрен намуслы башкаралар, - дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесе баш агрономы Рәсим Шәрәпов. - Аруны-талуны белмичә, сәгать кебек төгәл эшлиләр.

Печән өсте - зур көч куеп тырышып эшләүне таләп иткән чор. Әмма соңгы нәтиҗәгә исәп тоткан азык хәзерләүчеләр авырлыкларга бирешмиләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, "Аксу Агро" агрофирмасында бүгенгесе көнгә 600 тоннадан артык төргәкләнгән печән хәзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев