Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Нәтиҗәләр өчен шартлар тудырылган

Без килгәндә «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Сөнчәле» бүлегендә гадәти эш көне хөкем сөрә иде. Иртәнге савым тәмамланган , кичкесенә ерак иде әле. Әмма терлекчеләр коллективы һаман да эш урынында иде, чөнки җомга-санитар көн. -Бүгенге көндә фермада 670 баш мөгезле эре терлек асрала,-дип эш барышы белән таныштыра бүлек җитәкчесе Владимир Крюков.-Шуларның 190 ы-савым...

Без килгәндә «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Сөнчәле» бүлегендә гадәти эш көне хөкем сөрә иде.


Иртәнге савым тәмамланган , кичкесенә ерак иде әле. Әмма терлекчеләр коллективы һаман да эш урынында иде, чөнки җомга-санитар көн.
-Бүгенге көндә фермада 670 баш мөгезле эре терлек асрала,-дип эш барышы белән таныштыра бүлек җитәкчесе Владимир Крюков.-Шуларның 190 ы-савым сыерлары.
Бүлек җитәкчесе аңлатып үткәнчә, яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен нигез бар. Мартта 84 сыер бозауларга тиеш, ә бу җитештерүчәнлекне арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Шуның өстенә балансланган тукландыру җайга салынган. Кышкы чорда терлекләр норма буенча сусыл азыклар - силос, сенаж, печән, катнаш азык алалар.
Фермада барлыгы 30 кеше эшли, шул исәптән Татар Сөнчәлесе, Мюд авылларыннан да килеп эшлиләр. Аларны эшкә йөртү өчен вахта оештырылган. Савымчылар Татьяна Евставьева, Лариса Калукова, Руфия Сафина һәм Галина Долгова (рәсемдә) терлекчелектә дистәләгән ел хезмәт куялар. Аларның һәркайсы 48 әр баш терлеккә хезмәт күрсәтәләр.
Товарлыклы-сөтчелек фермасында артым да начар түгел. Үткән ай белән чагыштырганда, нәтиҗәләр күз алдында.
Геннадий Степанович иң алдынгы терлекчеләрнең берсе санала. Терлекчелек тармагында ул утыз елдан артык хезмәт куя. Ферма мөдире кирәк чакта ат караучы да була, сөт ташлаткан сыерлар төркемен дә җитәкли. Аның тәрбиясендә башмак таналар һәм алты айлык бозаулар бар. Аның төркемендәге һәр бозауның тәүлеклек авырлыгы уртача 610 грамм тәшкил итә.
Прокопий Маненков та яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли. Аның төркемендә уртача тәүлеклек артым шартлы бер терлеккә 600 грамм тәшкил итә.
Терлекчеләргә яхшы нәтиҗәләр алып эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Терлекләргә хезмәт күрсәтүгә бәйле төп процессларның барысы да механикалаштырылган. Шул исәптән, азык кертү, өләшү дә. Әлеге участокта бүлек механизаторлары Владимир Андреев һәм Сергей Охотников тырышлык куялар. Аларның җайга салынган, өзлексез хезмәте бәрабәренә терлекләр азык белән вакытында һәм җитәрлек күләмдә тәэмин ителәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев