Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Нәтиҗәгә исәп тотып хезмәт куялар

"Аксу Агро" агрофирмасында терлекчелек буенча күрсәткечләр арта бара. Хуҗалыкта савым сыерлары 2400 баштан күбрәк. Бу көннәрдә тулаем авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча 25 тоннадан артык сөт савып алалар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 113 процент тәшкил итә. Агрофирманың яңа "Мюд" бүлегендә 800 баш мөгезле эре терлек асрала....

"Аксу Агро" агрофирмасында терлекчелек буенча күрсәткечләр арта бара.

Хуҗалыкта савым сыерлары 2400 баштан күбрәк. Бу көннәрдә тулаем авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча 25 тоннадан артык сөт савып алалар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 113 процент тәшкил итә.

Агрофирманың яңа "Мюд" бүлегендә 800 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 360ы - савым сыерлары. Соңгы вакытта фермада үзгәрешләр күп булды, күрсәткечләр дә яхшырды. Һәр эшченең, малларны тәрбияләү һәм асрау буенча барлык таләпләрне дә үтәп, эш урынында үз бурычын намус белән үтәве уңышка нигез булып тора. Товарлыклы-сөтчелек фермасында малларга югары энергияле, аксымлы өстәмә азыклар бирү җайга салынган. Бу сөтчелек көтүенең продуктлылыгын арттыру мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә бүлекнең товарлыклы-сөтчелек фермасында мең ярым тоннадан күбрәк сөт савып алалар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Көтүне яңартуга да зур игътибар бирелә. Орлыкландыручы Марат Вастимиров үз эшен җиренә җиткереп, намуслы башкара. Ә бозаулар сакланышы мәсьәләсе - аерым контрольдә. Монда бозаулар үлеменә юл куймас өчен һәм алар сәламәт, көр булып үссеннәр өчен барлык шартлар тудырылган. Монда, әлбәттә инде, терлекчеләрнең көндәлек тырыш хезмәтенә бәя бирми булмый.

- Терлекчеләр Александр Курдюков, Наил Гыйлфанов, Георгий Марфин, Николай Ихтонов, Сергей Федотов, Вячеслав Николаенко, Равил Вәлиев, Илнур Сибгатуллин үз бурычларына зур җаваплылык белән якын киләләр, - дип сөйли ферма мөдире Радик Сөләйманов. - Алар тырышлыгы белән корпуслар тәртиптә тотыла, сөтлебикәләргә азыклар вакытында бирелә, суны җылытып эчертү дә җайга салынган.

Товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләүчеләрнең хезмәте җиңелләрдән түгел, әмма көтүнең продуктлылыгы беренче чиратта аларның эшне белеп һәм нәтиҗәле башкаруларыннан тора. Ә Мюд терлекчеләре нәтиҗәгә исәп тотып, фидакарь хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев